Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Башкорстанда Татарстан йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. Уфа-Яңавыл юлында 31 яшьлек йөртүченең "Лада приора" машинасы 56 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән "Ивеко" йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел машинада йөртүченең 24 яшьлек хатыны, 1,9 айлык баласы булган. Салонда шулай...

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Башкорстанда Татарстан йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Уфа-Яңавыл юлында 31 яшьлек йөртүченең "Лада приора" машинасы 56 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән "Ивеко" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Җиңел машинада йөртүченең 24 яшьлек хатыны, 1,9 айлык баласы булган. Салонда шулай ук яшь ярымлык баласы белән 26 яшьлек хатын да барган. Бәрелешү шулкадәр каты булган, ике бала, яшь ярымлык баланың анасы урында ук җан биргән. "Лада приора" йөртүчесен һәм аның хатынын катлаулы имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Фаҗиганың һава шартлары начар булу сәбәпле килеп чыгуы ихтимал. Башкортстанда буран һәм бозлавык булган, диелә әлеге хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined