Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Яңа Чишмә кешесе таныклыгын Чирмешәндә калдырган

Апрель аенда гына йөртү таныклыгы алган Яңа Чишмә кешесенең исерек хәлдә руль артына утырырга кыюлыгы җитә.

Дөрес, байтак күләмдә спиртлы эчемлек кулланган кеше ахыры нәтиҗә турында уйлап тормый инде ул. Яңа Чишмә районы егете, якшәмбе көнне үзенең “ундүртле” машинасына пассажир утыртып, көндезге сәгать икеләр тирәсендә, эштән өенә кайтырга чыга. Акъяр – Чирмешән юлында аларны ЮХИДИ инспекторлары туктаткан. Машина йөртүче руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган, пассажиры да кызмача була.

Соңыннан беленгәнчә, машина йөртүче таныклыкны быел гына алган икән. Шулай итеп, бер ел да йөрмичә ул, суд карары нигезендә ике елга кадәр “права”дан мәхрүм ителергә мөмкин, өстәвенә 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X