Татарстан юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе үлгән
Юл хәрәкәте

Татарстан юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе үлгән

Зәй районы Тонгузино авылы янында фура һәм җиңел автомобиль бәрелешә. Ике машина да юл читенә төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәлак булды. Шулай ук җиңел машинада булган пассажир һәм фура йөртүче дә зыян күргән. Аларны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

"Ватаным Татарстан"

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев