Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Штрафны вакытында түлә

Елның узган алты аенда штрафларын вакытында түләмәгән өчен 25 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шул исәптән 19 кешегә штраф салынды, алтысы административ кулга алынды. 2011нче елның август аеннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертелгән иде: административ штраф вакытында түләнмәсә, аның күләме ике тапкыр арта, әмма бер меңнән дә ким...

Елның узган алты аенда штрафларын вакытында түләмәгән өчен 25 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шул исәптән 19 кешегә штраф салынды, алтысы административ кулга алынды.

2011нче елның август аеннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертелгән иде: административ штраф вакытында түләнмәсә, аның күләме ике тапкыр арта, әмма бер меңнән дә ким булырга тиеш түгел, яисә транспорт хуҗасы 15 тәүлеккә кулга алына. Димәк, хәзер 100 сум штрафны вакытында түләмәсәгез, аларга өстәп бер мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. Искәртеп китәбез, штраф 30 тәүлек дәвамында ирекле рәвештә капланмаса, административ материаллар суд приставларына тапшырыла яисә административ хокук бозу турында эш кузгатыла.

Марат Кәбиров,
ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф

2
X