Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кагыйдә бозган чирмешәнленең штрафы бермә-бер артачак

Февраль аенда район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән ике машина йөртүче ачыкланган.

Районның дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, кагыйдә бозучылар - икесе дә “Лада-Калина” автомашинасы йөртүчеләр.

-62 яшьлек чирмешәнле кичке якта машинасы белән район үзәгенең  Шешминская урамында кар көртенә  “кадала”. Килеп тикшергәч, ир-атның шактый исерек булуы ачыкланды. Ул үз гаебен таныды. Хәзер аңа ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный, - ди  район автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Икенче көнне иртән автоинспекторлар шулай ук район үзәгендә, Совет урамында, тагын бер “Калина”ны туктаталар. Аны йөртүче яшь егет машинасына “махмырдан” утырып чыккан.

-Ул әле гыйнвар аенда гына руль артында алкоголь кулланган хәлдә “эләкте”. Суд булган, әмма аның карары законлы көченә кермәгән әле. Хәзер аңа  бирелгән җәзалар: “права”дан мәхрүм ителү срогы һәм штраф күләме бермә-бер арта, - диде Рәмис Шәкүров.

Гомумән, быел район юлларында руль артына  исерек хәлдә утырган 9 машина йөртүче ачыкланган (былтыр февраль уртасына – 7).   

Марат Гомәров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев