Ике сәгатьтә 10 тәртип бозучы
Юл хәрәкәте

Ике сәгатьтә 10 тәртип бозучы

Чираттагы “Тоннель” профилактик чара барышында ЮХИДИ инспекторлары  Акъяр –Чирмешән – Шентала юлында ике сәгать дәвамында 40 тан күбрәк машина йөртүчене тикшергәннәр.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 10 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән ике машина йөртүче –автомобиль белән куркынычсызлыгы каешын такмыйча идарә иткән өчен.

фото архивтан

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев