Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча семинар үтте

“Ландыш” балалар бакчасында кабат юл йөрү кагыйдәләрен искә алдылар.

Биредә оештырылган “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча заманча уен технологияләре” дип аталган зона семинарында район балалар бакчалары тәрбиячеләре, шулай ук Нурлаттан, Лениногорскидан, Яңа Чишмә районнарыннан килгән кунаклар катнашты, үз тәҗрибәләрен уртаклашты.

- Бакчабыз коллективы белән “Урман юлында” дигән спектакль күрсәттек. Тамаша юл йөрү кагыйдәләренә багышланган, балаларга һәм тамашачыларга юлларда уйнарга ярамаганлыгын, бик сак булырга кирәклеген аңлатырга тырыштык, - ди “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Римма Гайнуллина. – Гомумән, семинар уңышлы үтте. Барлык чыгышлар да актуаль темаларны яктыртты.

 

 - Семинарны оештырганда балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча эш тәҗрибәсен үстерү, тәрбиячеләрнең һөнәри компетентлыкларын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне уртаклашуны күз алдында тоттык, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Филиппова.

Практик өлеш кысаларында тәрбиячеләр хезмәттәшләре өчен ачык дәресләр, балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрделәр. Семинар эшчәнлегендә Нурлат шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова да катнашты.

Алинә Филиппова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев