Чирмешәндә ике кеше руль артына исерек хәлдә утырган
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә ике кеше руль артына исерек хәлдә утырган

Район автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, машина йөртүче ике кеше апрель аенда район үзәгендә руль артында алкоголь кулланып “эләккәннәр”.

Күрше Шентала районы кешесе -  урта яшьләрдәге ир-ат Чирмешәнгә автомашинасын ремонлатырга килгән. Аның “уникеле“ машинасын Титов урамында туктаткач, йөртүчесенең исерек булуы ачыкланды. Техническая урамында тикшерелгән чит ил машинасын йөртүче хатын-кыз да алкоголь кулланган иде, - ди район автоинспекциясе начальнигы Рәмис Шәкүров.

Быелның узган өч аенда район юлларында исерек хәлдә автотранпорт белән идарә иткән 13 машина йөртүче (былтыр бу чорда - 16)  ачыкланган.

Марат Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев