Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән шоферларының кайберләре хәмердән тыела алмаган

Яңа ел бәйрәмнәрендә районда алты машина йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган. Аларның берсе хәтта юл һәлакәтенә дә сәбәпче.

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, авыл районнары арасында без бу яктан “алдынгылар”. 

- Былтыр Яңа ел каникулында район юлларында руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган ике машина  йөртүче ачыкланса, быел андыйлар – алты ук, - ди автоинспекция бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

31 декабрьдә, төнге уникеләр тирәсендә полиция хезмәткәрләре Иске Элмәледә ВАЗ-2110 автомашинасын туктаталар. Аның йөртүчесенең, Яңа Элмәле авылы кешесенең, алкоголь кулланганлыгы мәгълүм була. Урта яшьләрдәге ир-ат алкотекторга өрүдән баш тартса да, больницадагы медицина тикшеренүе аның исереклеген дәлилли. Кагыйдә бозучының автомашинасы Нурлат штрафстоянкасына озатылган. Якташыбызга 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр йөртү таныклыксыз - правасыз калу яный.

Шушы көннең иртәсендә  Чирмешәннең Титов урамында читтән килгән ЮХИДИ  экипажы “Лада-Гранта” автомашинасын туктата. Машина йөртүче махмырдан булган, ул үз гаебен таныган.

- 2 гыйнварда, кичке 9лар тирәсендә Күтәмә белән Ивашкино авыллары арасында “ундүртле” автомашинасы белән исерек хәлдә идарә иткән Кармыш авылы егете каршыга килүче автомашинага яннан шудырып бәрдерә. Бәхеткә, машина йөртүчеләр дә, пассажирлар да исән-сау. Кагыйдә бозучы үз гаебен таныды, - ди Рәмис Шәкүров.

3 гыйнварда  Андреевка һәм Шешминка авыллары арасында туктатылган чит ил машинасын йөртүче дә аек булмаган, кичтән кулланган алкоголе чыгып бетмәгән. Әлмәттә яшәүче якташыбыз үз гаебен таныган, төрепкәгә өргән. Аңа да 30 мең сум штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы яный.

5 гыйнварда  Шешминка авылында  берәү салган хәлдә “Беларус” тракторы белән идарә иткән. Урта яшьләрдәге ир-атның машина йөртергә хокукы булса да, тракторга правасы юк икән. Моның өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф җәзасы каралган. Өстәвенә, салган килеш руль артына утырган шешминкалы 30 мең сум штраф түләячәк,  автотранспорт йөртү хокукыннан колак кагачак.

7 гыйнварда, төнге бердә район үзәгенең Дзержинский урамында туктатылган  “Калина” автомашинасын йөртүче дә  исерек булган. Яшь егет  әле октябрь аенда гына шушы хәлдә Шентала районы инспекторларына  “эләккән”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев