Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларында былтыр 3 кешенең гомере өзелгән

Юлда игътибарсызлык, каршы як полосага чыгу, тизлек режимын үтәмәү, алкоголь кулланган килеш автотранспорт руле артына утыру аркасында килеп чыккан һәлакатләр безне гел сак булырга өнди.

Болар хакында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да әйтелде.

-2022 елда районда юл-транспорт һәлакәтләрендә өч кешенең гомере өзелде, - диде район автоинспекциясе бүлегеҗитәкчесе Рәмис Шәкүров. -Үлүчеләрнең берсе – машина йөртүче, таныклыгы да булмаган  чирмешәнле каршы як полосага чыккан. Андреевка тирәсендәге юлда юл кырыена төшеп капланган автомашина йөртүчесенең юлга лаякыл исерек хәлдә чыгуы ачыклана. Ахыры бик аяныч – әлеге һәлакәттә аның һәм бер пассажирның гомере өзелә.

Гомумән, былтыр исерек килеш машина руле артына утырган 65 йөртүче туктатыла һәм аларга кырыс җәза бирелә. 29 кеше таныклыгы булмаган хәлдә, ә 12се таныклыктан мәхрүм ителгән булып та юлга чыгудан курыкмаганнар.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, кагыйдәләрне төгәл үтәү кирәклеге турында даими аңлату эшләре алып барыла, төрле чаралар үткәрелә. Болар хакында юл хәрәкәте иминлеге учреждениясенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Алина Филлипова тәфсилләп сөйләде.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия секретаре Рәмилә Рахматуллина комиссиянең узган елда башкарган эше турында отчет тотты, 2023 елга эш планы белән дә таныштырды.

Бу чара барышында сораулар да бирделәр. Әйтик, Чирмешәннең 1 нче мәктәбендә ремонт башлану сәбәпле, алардан да лицейга килеп укыйлар, хәзер лицей янында транспорт хәрәкәте сизелерлек көчәйгән, шуңа бәйле, биредә аеруча төш вакытында үтеп китүне озаграк вакытта чикләүне сорадылар. Чирмешәндә кайбер юллар вакытында кардан чистартылмый диюләре дә хак. Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов бу мәсьәләдә таләпчәнрәк булырга кушты. Ульяновкада, Утыз Имән ягына, юл ремонты белән бәйле, мәктәп каршында, ясалма тигезсезлек ясау, юлны тигезләп бетерү, юл билгеләре кую, җәяүлеләр өчен куркынычсыз итү кирәк, диделәр.

Бәркәтә юнәлешендәге юлның борылу өлешендәге бер арада юлны, монда күрүчәнлек начарлыгы аркасында, биегәйтү хакында язмача мөрәҗәгать тә контрольгә алынды. Дөрес, аның уңай чишелеше һаман шул акчага бәйле.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов алып барган утырыш уңаеннан карар кабул ителде.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев