Чирмешән юлларында хәрәкәт чикләнде
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында хәрәкәт чикләнде

1 апрельдән 1 майга кадәр гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында авыр массалы транспорт хәрәкәте чикләнде.

- Мондый чикләүләр автомобиль юлларының торышын саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Безнең районда автотранспортның авырлыгы өч урында тикшерелә: Кече Чегодай авылы янындагы һәм халык телендәге Күтәмә юл чатларында  мобиль авырлык контроле хезмәткәрләре эшли, ә Шентала районына чыгып китә торган юлда стационар “весовой контроль” бар. Автотранспортның бер күчәренә йөкләнеш 6 тонна рөхсәт ителә,  - ди район автоинспекциясе начальнигы Рәмис Шәкүров.

Рәмис Шәкүров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев