Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләрне 200 мең сум штраф та куркытмый

Агымдагы елның җиде аенда район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт белән исерек килеш идарә итүче 52 кешене тоткарлаган (былтыр шул чорда 48 булган). -Законнар кырысланса да, исерек килеш руль артына утыручылар саны бер дә кимеми, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.- Әйтик, 9 июльдә, төнге сәгать икедә Урманасты...

Агымдагы елның җиде аенда район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт белән исерек килеш идарә итүче 52 кешене тоткарлаган (былтыр шул чорда 48 булган).

-Законнар кырысланса да, исерек килеш руль артына утыручылар саны бер дә кимеми, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.- Әйтик, 9 июльдә, төнге сәгать икедә Урманасты Үтәмеш янында килеп чыккан авариядә дә исерек килеш машина йөртүче гаепле. 1990нчы елгы машина йөртүче "тугызлы" автомобиле белән юл читендә басып торучы машинага килеп бәрелә. Ярый әле әлеге юл - транспорт фаҗигасендә зыян күрүчеләр юк.
1 июльдән исерек килеш руль артына утыручыларга карата законнар тагын да кырысланды. Транспорт чарасы белән икенче кат исерек килеш идарә иткән өчен 200-300 мең сум күләмендә (яисә хезмәт хакы, я булмаса гаепле кешенең бер елдан ике елга кадәр чорда бүтән кереме күләмендә) штраф яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Өстәвенә, машина йөртүче өч елга кадәр срокка билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария