Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә бер тракторчыны “хәерсез көн” сагалап тора

ЮХИДИ инспекторлары Бәркәтә белән Түбән Кармалка авыллары арасындагы юлда туктаткан трактор йөртүчесе исерек булган. Нәкъ бер ел элек, туры килүен әйт, нәкъ шул көнне үк ул Әлмәт шәһәрендә дә автоинспекторларга шундый хәлдә  “эләккән”.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары хәбәр итүенчә, МТЗ-82 тракторын йөртүче шулай итеп “права”сыз килеш руль артына утырган, өстәвенә, алкоголь дә кулланган. Хәзер әлеге Югары Кармалка авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатыла.

-Мондый төр кагыйдә бозучыга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яисә дәүләт файдасына мәҗбүри эшләү, яки хәтта  2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы яный. Шундый хәлдәге әлеге йөртүчене юлга - линиягә чыгарган оешма җитәкчесе – вазифаи зат та 20 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Әмир  урамында тикшерелгән  ВАЗ-2107 йөртүчесе дә аек булмаган. Хәзер бу йөртүче 30 мең сум штраф түләячәк һәм ул, закон буенча, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X