Чирмешәндә алты машина йөртүче “Тонель”не уза алмаган
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә алты машина йөртүче “Тонель”не уза алмаган

25 март көнне район үзәгендә машина йөртүчеләрне тоташ тикшерү буенча “Тоннель” профилактик операциясе үтте.

ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биргән.  Иртәнге 7дән  башланып, сәгать ярым дәвам иткән чара барышында район автоинспекторлары 30дан күбрәк машина йөртүчене тикшергән. Алты машина йөртүче  юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган, аларның  берсе балаларны йөртү кагыйдәләрен санга сукмаган.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев