Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер шофер автоинспекторлардан урманга кереп качмакчы булган

Август ае башында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә иткән ике машина йөртүчене тоткарлаганнар. Юл сакчыларына аларның берсен куып ук китәргә туры килгән.

-Күптән түгел Иске Котыш авылы урамында шикле тоелган бер җиңел автомашинаны туктатырга теләдек, тик аның йөртүчесе безнең бу таләпкә буйсынмыйча  качарга маташты. Аны куып китәргә мәҗбүр булдык. Машинаны куып тоттык, тик йөртүчесе аннан төшеп урманга кереп югалырга уйлады. Качкынны тоткарладык, баксаң, ул алкоголь кулланган икән. Кызмача хәлдә кунактан кайтучының машинасында хатыны һәм ике яшь баласы утырган иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

Кагыйдә бозучы әлеге ир-атка хәзер  30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы яный.

-5 августта Күтәмә борылышы ягыннан  Лашманга керә торган юл уңаенда кичке буйда туктатылган җиңел машина йөртүчесе дә  машина белән исерек хәлдә идарә иткән, тикшерүебез шуны күрсәтте. Аңа да 30 мең сум штраф түләргә һәм берара җәяү генә йөреп торырга туры киләчәк, - ди инспектор.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев