Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән балалары өчен штраф түләргә туры килмәсен

Декабрь азагында, январь башында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибарны көчәйтә төшәчәк. 22 декабрьдән 30 декабрьгә чаклы республикада "Балалар- төп пассажир" операциясе бара. -Әлеге чара кысаларында, балаларны махсус утыргычларда йөртүне ныграк тикшерәбез - бу кагыйдәне бозучылар 3 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Куркынычсызлык каешын такмаучыларга - 1мең, "Җәяүлеләр юлы"нда юл...

Декабрь азагында, январь башында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибарны көчәйтә төшәчәк.

22 декабрьдән 30 декабрьгә чаклы республикада "Балалар- төп пассажир" операциясе бара.
-Әлеге чара кысаларында, балаларны махсус утыргычларда йөртүне ныграк тикшерәбез - бу кагыйдәне бозучылар 3 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Куркынычсызлык каешын такмаучыларга - 1мең, "Җәяүлеләр юлы"нда юл бирмәүче машина йөртүчеләргә 1 мең 500 сум штраф каралган. Операция барышында, аннан соң да андыйлар да игътибарсыз калдырмыйбыз,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Балалар кышкы каникуллар чорында аеруча сак булсыннар иде. Автомашиналар йөри торган юлларда чана, чаңгы шуарга, юлда Кар бабайлар ясарга, тау шуарга ярамый. Ул-кызларыбызга бу хакта даими "тукып" торуың хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Штраф балалар бакчасына чират