Бу көннәрдә кайберүләр борай бәлешенең тәмлелеген мактап туялмыйдыр. Безнең якларда никтер үгисетелүче бу культурадан пешерелгән ризыклар республиканың төньяк районнарында иң кадерле, иң дәрәҗәле кунаклар килгәндә табын түренә куела. Бүген ярминкәгә борай ярмасын Югары Кәминкәдән алып килгәннәр.
Район үзәгендә оештырылган соңгы ярминкәдә күгәрчен сөте генә юк иде. Башка товарлар- сайлап алырлык....
Бу көннәрдә кайберүләр борай бәлешенең тәмлелеген мактап туялмыйдыр. Безнең якларда никтер үгисетелүче бу культурадан пешерелгән ризыклар республиканың төньяк районнарында иң кадерле, иң дәрәҗәле кунаклар килгәндә табын түренә куела. Бүген ярминкәгә борай ярмасын Югары Кәминкәдән алып килгәннәр.
Район үзәгендә оештырылган соңгы ярминкәдә күгәрчен сөте генә юк иде. Башка товарлар- сайлап алырлык. Чын авыл хуҗалыгы ярминкәсе шундый буладыр.
Фермер Илья Варкичев (Мордва Афонькәсе) Әмирдәге тегермәндә алдагы көнне генә тарттырылган он алып килгән. Югары җилемсәле язгы бодайныкы, беренче сортлысы - 1000, югары сортлысы, капчыгы, 1200 сум тора. Кибеттә ул сизелерлек кыйммәт.
Туймәт авыл җирлегеннән килограммын 200 сумга тәмле корт, литр ярымлы шешәсе 35 сумга - сөт, Яңа Элмәледән, Иске Котыштан өч литрлы банкасын 800 сумга - бал, Лашманнан, Шешминкадан әллә ничә төрле камыр ризыклары, бәйләгән әйберләр, Иске Кадидан - туңдырылган миләш, агач эшләнмәләре - өй җиһазлары, Утыз Имәннән - күпереп пешкән күмәчләр, Кармыштан кетердәп торучы җәймәләр, бодай, Түбән Кәминкәдән - литр ярымын 45 сумнан - кәҗә сөте, Андреевкадан- сало һәм башка тәм- том, кирәк- ярак алып килгәннәр. Иске Үтәмеш, Ивашкино, Түбән Кармалка вәкилләре дә монда. Күтәмә авыл җирлеге үз "кибетен" матур итеп бизәгән, товарлары да төрле. Бер кырыйда самовар кайнап торды.
-Без печән алып килдек,- ди "Сөлчә" җәмгыяте рәисе Хәмзә Хамматов.- Бер трактор арбасы бу мал ризыгына нибары 3500 сум сорыйбыз. Печән сораучылар күп.
Саткандырмы, юкмы, берәү печәннең 700 килограммлы рулонына 2500 сум бәя куйган. Ит кенә сатып алсаң, юньгәрәк төшәдер. Яңа ел тирәсендә аның килограммы уртача 250 сум торса, бүген 280- 290 сумга җиткән.
Кармыштан Габдулла Гомәровны монда инде күпләр белә. Ярминкәгә ул да килгән. Өстәлгә тезеп, тапап куелган ите свежий, төскә дә матур.
-Бина эчендә, җылы, уңайлы, чиста урында сату итәбез. Клиентлар килеп тора. Алсалар, безгә дә кызык,- ди авыл эшкуары, укытучы. Эштән буш вакытында ул малчылык, яшелчәчелек белән дә шөгыльләнә, "зарплата"га да өметләнеп тормый. Әле сатарга суганнары, аның орлыклары да бар икән.
-Мин дә ит алдым,- ди Чирмешәннән Лидия Миронова.- Беренче генә килүем түгел. Үзебез мал асрый алмыйбыз бит. Гел яхшы хезмәт күрсәтәләр. Ярминкәне оештыручыларга рәхмәт.
Сәүдә почмагында дунгыз итенең килограммы 250 сум. Итнең үзен "ясарга" теләсәң, рәхим ит, бүген 3- 6 айлык бозаулар 15- 25 мең сумга бәяләнә. Бу бизнес белән шөгыльләнүчеләр сүзләренчә, хәзер Оренбург якларында бозауларын сатарга теләүчеләр нык азайган.
-Сыеры, малы бар кешегә продукциясен урнаштыру проблема түгел хәзер,- ди ярминкә белән танышып йөрүче авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов. - Кызганыч, кайберәүләрнең фермалары буш диярлек.
-Бозавың, сыерың, дуңгызың, кош-кортың булса, алар да ашамыйча гына көрәйми. Бөртек, фураж кибеттә юк, ә ярминкәдә бар. "Лашман АГРОфирмасы" бүген бер центнер бодайны- 700, борчакны-1000, солыны 600 сумнан сатты. Кармыш авыл җирлеге, аграр техникум да үз продукциясенә шундый бәя куйган.
-Ярминкәдә гранулалы җом, катнашазык, җиләк- җимеш, кием- салым да саттылар.
Автор фотолары.
Нет комментариев