23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе үтте.
Көн салкынча булганлыктан, сатып алучылар сәүдә рәтләре янында озак юанмады. Бу көнне үзләренә кирәкле товарны, нигездә, хатын-кызларыбыз - әтиләре, ирләре, уллары өчен бәйрәм бүләге эзләде. Сәүдә мәйданының бер ягында сарык, дуңгыз итеннән шашлык та кыздырдылар.
Кием-салым, азык-төлек сатучылардан...