24 февраль 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә артык майлы итне яратмыйлар
Александр Егоров бүгенге ярминкәдә арпа сатып алган. Шуңа да бирегә иртүк килгән. Йорт куяннары да бөртексез тиз симерми шул. -Кош-кортны да гел һәм күп асрыйбыз,- ди Саша. - Бүген ярминкәдә бал сатучылар да күп. Әле, мин әйтәм, умарталарны да үземә үрчетә башларга кирәк. Бер авырлдыгы да юк. Шикләнмим, Егоров бу...
-
“Чирмешән“ командасы “Олимп“ белән очрашты
Чирмешәннең ир-егетләр командасы алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында Мамадышның "Олимп" командасы белән очрашып, аларга 4:6 исәбе белән оттырды. Уенның беренче ике периодында бозда тулысынча кунаклар хакимлек итте дисәң дә була. Мамадышлылар хуҗалар капкасына бер-бер артлы әлләничә алка кертүгә иреште. Дөрес, өченче периодта чирмешәнлеләр исәпне тигезләүгә якынлаштылар. Исәп 4:5 булгач,...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
01 Үткән атна башында Лашманда бер өй янган. 135нче янгын частеннан белешүебезчә, уттан беркем дә зыян күрмәгән, бары милек юкка чыккан. 02 16нан 23 февральгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 28 гариза һәм хәбәр теркәлгән. "Гриц" җәмгыятенең Яңа Котыш авылы янында төзелүче объектыннан билгесез кешеләр 180 мең сумлык җиһаз урлаганнар....