Юл хәрәкәте тег белән яңалыклар
-
Балыкчылар һәлакәткә очраган
Күтәмә авылы ягыннан Чирмешән юл чатына җитәрәк ИЖ- 2126 (Ода) автомашинасы әйләнеп каплана. Машинада баручылар - Түбән Кама кешеләренең Самара өлкәсенә балыкка дип юл тотулары була. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчегә һәм аның пассажирына район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәттеләр. Шушы вакыйгадан кала, узган атнада районыбыз территориясендә башка зур...
-
Машиналарыгызны юлда калдырмагыз
Больница янында, Чишмә урамында, "Тукталыш тыела" дигән юл билгесе куелса да, кайбер машина йөртүчеләр транспорт чараларын юлда калдыруларын дәвам итәләр. "Тиешсез урында торучы машиналар хәрәкәткә комачаулыйлар, авария китереп чыгарырга мөмкин,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкүров. - Монда, юл йөрү кагыйдәләрен бозган яисә тыючы юл билгесенә әһәмият бирмәүчеләргә 1...
-
Ярый әле газ шартламаган
Бөгелмә районы кешесе, ВАЗ-21154 автомашинасында Кече Чегодай авылы янындагы борылышта олы юлдан килүче йөк машинасын үткәрми һәм юл-транспорт һәлакәте ясый. Ул килеп бәрелгән автоцистернада 35 куб. пропан-бутан газы була. Авария китереп чыгаручының җилкә сөягенә зыян килгән. Ярый әле шул гына. Әмир авылыннан чыгучы автомашина иясе дә олы юлдан килүчегә юл...
-
Сак булыгыз
26 декабрьдән 10 январьгә кадәр районда "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе узды. Шушы вакытта район территориясендә балалар катнашында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. 2012нче елның 29 декабрендә Кузай-Нурлат юлында (Кара Чишмә белән Елховой арасында) Самара шәһәреннән килүче "Сузуки" җиңел машина йөртүчесе тизлекне дөрес сайламау һәм юл-метеорологик шартларны исәпкә алмау нәтиҗәсендә каршы як...
-
Буран юл - хәвефле
26нчы декабрь көнне, иртәнге 9нчы яртыда Иске Котыш авылы тирәсендә "Лада-Приора" автомашинасы әйләнеп каплана. Машина йөртүченең сәламәтлегенә зур зыян булмаган. Күтәмә авылы янында, 27нче декабрь көнне Саба районның "Нью-Холланд" комбайны юл кырыена төшеп ауган. Бозлавыкта куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгән йөртүче, шөкер, исән-сау.
-
Билгеләргә игътибар ит!
Чирмешәндә, Беренче Май һәм Шешминская урамнарының район үзәк больницасы каршындагы киселешендә юл билгеләре алыштырылды. Хәзер, әйтик, даруханә ягыннан, Беренче Май урамы буйлап больницага таба менгәндә Чирмешән лицее уңаена борылган автомобиль юлы - төп юл. (Элек башкача иде). "Бу - халык теләген искә алып эшләнде. Чөнки кыш көне тауга таба менеп...
-
Куркыныч борылыш – үлем тозагы
Иске Котыш яныннан узучы олы юлның хәзерге дуңгызчылык фермасы, зират тирәсендәрәк борылышында ел саен әллә ничә авария булып, аларда кеше гомерләре өзелә. Быел да нәкъ шул җирдә өч кеше үлгән. Берсендә узгынчы машина атлыны бәрдерә, арбадагы ике кеше һәм ат үлә, икенчесендә "Жигули" йөк машинасына килеп бәрелә, пассажир һәлак була....