Куркыныч борылыш – үлем тозагы
Иске Котыш яныннан узучы олы юлның хәзерге дуңгызчылык фермасы, зират тирәсендәрәк борылышында ел саен әллә ничә авария булып, аларда кеше гомерләре өзелә. Быел да нәкъ шул җирдә өч кеше үлгән. Берсендә узгынчы машина атлыны бәрдерә, арбадагы ике кеше һәм ат үлә, икенчесендә "Жигули" йөк машинасына килеп бәрелә, пассажир һәлак була....
Иске Котыш яныннан узучы олы юлның хәзерге дуңгызчылык фермасы, зират тирәсендәрәк борылышында ел саен әллә ничә авария булып, аларда кеше гомерләре өзелә.
Быел да нәкъ шул җирдә өч кеше үлгән. Берсендә узгынчы машина атлыны бәрдерә, арбадагы ике кеше һәм ат үлә, икенчесендә "Жигули" йөк машинасына килеп бәрелә, пассажир һәлак була. Алда телгә алынган аварияләрдә үлүчеләрнең өчесе дә - Иске Котыш кешеләре.
2009да монда, бу тирәдә, 4 авария теркәлгән,5 ке-ше үлгән.
Менә ул хәерсез, куркыныч борылыш. Нурлатка барганда башта сулгарак, аннары уңга борыласың. 600 метрлап ара. Юл бик шома. Эңгер-меңгердә, төнлә булса, чит кеше тиз генә маневр ясый алмый. Хәер, кисәтүче юл билгесе дә бар. Әмма транспорт ияләре аңа гел игътибар бирмиләр шул. Шуңа күрә я үзләре, я пассажирлар зыян күрә, я булмаса юлдагы башка кеше имгәнә.
Котыш борылышында һәлакәтләрнең еш кабатлануына нәрсә сәбәпче, бу урында ник гомерләр киселә?
Авыл халкы әлеге хәлгә үзенчә аңлатма бирә: юлның нәкъ шул урынындарак элек каберләр булган, юл аслыгы ясаганда да аннан кеше сөякләре чыккан. Мәетләр каргышы юлчыларга төшәме?!.
Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең райондагы җитәкчесе Самат Хәйруллин исә һәлакәтләрдә иң әүвәл транспорт йөртүчеләр гаепле дип саный. Әйтик, бу борылыштагы соңгы аварияне генә алыйк. Кыш, юл бозлы, карлы булуга карамастан, йөртүчесе эчкән хәлдәге "Жигули" олы юлга, каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына барып бәрелә. Йөртүче исән, ә пассажирның гомере өзелә. Йөк машинасына, дөрес, зур зыян килмәгән.
"Аварияләрнең кайберләре пассажирлар гаебе белән килеп чыга, алар да еш кына игътибарсызлык күрсәтәләр.
Кайчак юлны кирәкмәгән урын-да кисеп чыгалар,- ди Самат Нуриәхмәт улы. - Соңгы айларда видеофиксация камералары кую нәтиҗәсендә кагыйдә бозуның - тизлекне кирәгеннән, рөхсәт ителгәннән күпкә арттыру фактлары ешрак ачыкланды. Шунысы начар, автоинспекторларыбыз штаты сизелерлек кыскарды. Җәзасы кырыс булса да, руль артына салмыш килеш утырырга батырчылык итүчеләр дә бар. Аннан соң, хәзер юллар да яхшы, автотранспорт саны арта бара".
Юлның әлеге өлешен төнге вакытларда яктырту кирәклеге турында да фикерләр ишетелә. Әмма бу эшнең дә үз тәртибе, үз таләпләре. Әйтик, Кузай-Нурлат юлы дүртенче категориягә керә, шуңа күрә монда юлның кайсыдыр өлешен яктырту каралмаган. Азееводан Лениногорскига таба юл өченче категориягә ия. Шуңа нигезләнеп, районыбызның Ивашкино, Иске Үтәмеш, Югары Чегодай авыллары аша үтүче әлеге юлның аерым өлешләрен яктырту ихтималы бар (торак пункт чикләрендә). Бу уңайдан шуны да әйтү урынлы булыр, быел бездә дә, юлның аеруча куркыныч урыннарында, металл кон-струкцияләр куйдылар (Чирмешәннең Дзержинский урамында, Чирмешән - Иске Котыш юлында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындарак һ.б.).
Быел район юлларындагы автоһәлакәтләрдә үлү-челәр саны узган еллардагы күрсәткечләрне дә узып китте.
Кечкенә генә районыбыз юлларында унбер айда ун кеше үлгән, күпме гаиләгә олы кайгы килгән. Хәзер гаеплене эзләүдән, тиргәүдән мәгънә юк, бәхетсезлек очракларының - фаҗигаларның сәбәпләрен ачыкларга, андый хәлләрне кисәтергә кирәк.
Кадыйр ГОМӘРОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев