Югары Кәминкә тег белән яңалыклар
-
Югары Кәминкәдә открыткалардан альбом ясаганнар
Миңниса апа Гыйниятуллина утыз ел буе диярлек ... открыткалар җыйган. Истәлеккә. Югары Кәминкәдә ялгызы гомер иткән ул, былтыр вафат булган. Миңниса апа төрле бәйрәмнәр уңаеннан үзен котлап җибәрелгән открыткаларны 1954 елда җыя башлый. Аларның барысы да диярлек бәйрәмнәргә багышлап чыгарылган, барысында да диярлек чәчәк рәсемнәре урнаштырылган. -Авылдашыбыз открыткаларыннан йөзгә якынын...
-
Югары Кәминкәдә яшәүче Ясәви Шәмсетдинов тагын бер китап чыгарды
Югары Кәминкәдә яшәүче бу якташыбыз китап арты китап чыгара. 42 ел стажлы, 66 яшьлек ветеран инде күптәннән тарих белән кызыксына икән. Ясәви Гафурҗан улы бүген Югары Кәминкә авыл мәдәният йортына бик күп кунаклар җыйды. Моңа, болай җыелуга сәбәп бар: нәшриятта "Хәтер җепләре" исемле китап басылып чыккан. Ул Югары Кәминкә, Ибрай...
-
Югары Кәминкәдән Ясәви Шәмсетдиновның китабы нәшер ителде
Югары Кәминкәдә яшәүче Ясәви Шәмсетдиновның "Хәтер җепләре" исемле китабы дөнья күрде. Автор барлык авылдашларын һәм райондашларны да әлеге китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра. Бу чара 23 майда, шимбә көнне, Югары Кәминкә мәдәният йортында булачак. Башлана 14 сәгатьтә.
-
Өмәләр дәвам итә
Югары Кәминкә авыл җирлегенә керүче авылларда чисталык өмәләре җирләр кардан ачылу белән үк башланып китте. -Авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр юл буйларындагы кышкы чүп-чарны капчыкларга җыеп куйды. Гадәттә, аларны юлчылар алып китә, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. - Без, берничә көнгә бер, авылга алып керүче юл буйларыннан...
-
Чирмешән районының иң өлкән кешесе Югары Кәминкә авылында яши
Районның иң өлкән кешесе Югары Кәминкә авылында гомер итә. Мәрзыя әби Мөбарәкшинага, исән булса, сентябрь аенда 99 яшь тулачак. Мәрзыя әби кызы Розалия тәрбиясендә яши. Әбинең хәтере бераз начарланса да, өйдә хәрәкәтләнә, исәнлегеннән зарланмый. Ә Девичья Поляна авылыннан Ирина Фадеева май аенда 98 яшен тутыра. Районның иң өлкән ир аты...
-
Югары Кәминкәдә сугыш ветераны торак шартларын яхшыртуда ярдәм көтә (+ФОТО)
Алты ел ярым армия хезмәтендә булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Билалов торак шартларын яхшырту буенча дәүләттән тиеш ярдәмне алу өчен программага керә, чиратка - учетка баса алмый икән. Бу хакта аның зарын ишеткәч, Югары Кәминкәдә узган халык җыенында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әлеге эштә җаваплы белгечләргә конкрет бурыч куйды:...
-
Хәсәнә Мөхәммәтҗанова:«Кешенең кадере юк»
Югары Кәминкәдә яшәүче хезмәт ветераны Хәсәнә апа Мөхәммәтҗановага иртәгә 60 яшь тула. Сигезенче классны тәмамлагач, ул 15 яшендә фермага урнаша һәм 43 ел биредә терлекче булып эшли. Сүз - юбилярга. Әле хәзер дә иртән, үземнең сыерны саварга чыккач, фермадан сыерлар тавышы ишетелмиме, дип тыңлап торам. Ишетелсә, димәк, анда да савым...