Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Югары Кәминкәдә сугыш ветераны торак шартларын яхшыртуда ярдәм көтә (+ФОТО)

    Алты ел ярым армия хезмәтендә булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Билалов торак шартларын яхшырту буенча дәүләттән тиеш ярдәмне алу өчен программага керә, чиратка - учетка баса алмый икән. Бу хакта аның зарын ишеткәч, Югары Кәминкәдә узган халык җыенында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әлеге эштә җаваплы белгечләргә конкрет бурыч куйды:...

    Алты ел ярым армия хезмәтендә булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Билалов торак шартларын яхшырту буенча дәүләттән тиеш ярдәмне алу өчен программага керә, чиратка - учетка баса алмый икән.

    Бу хакта аның зарын ишеткәч, Югары Кәминкәдә узган халык җыенында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әлеге эштә җаваплы белгечләргә конкрет бурыч куйды:
    -Бу һич гафу ителми. Ветеранның хәленә керергә, проблеманы тиз арада хәл итәргә кирәк.
    Җирлек авылларында, җәйге эссе көннәрне санамаганда, чиста суга кытлык юк, юллар яхшы, асфальтланган. Социаль яктан да бар да бар. Халыкта автотранспорт 108 данәгә үк җиткән. 276 йортлы, 648 кешеле җирлек авылларында 578 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 52 сыер, 510 сарык, атлар асрыйлар. Былтыр 6 бала туган, 14 кеше үлгән. Халыкның 221се, өчтән бере - пенсионерлар.
    Югары Кәминкә авыл җирлегендә күп сыер асраучы дүрт гаиләгә бушлай саву аппаратлары бирелгән. Дүрт кеше 25-30ар гектар җир алган, шунда нәрсә дә булса үстерәләр.
    Халыкның тормыш-көнкүреше тел-теш тидерерлек түгел. Ел саен өчәр-дүртәр өй, янкормалар төзелә. Әнә Югары Кәминкәгә кергәндә салынган шәп йортлар кайберәүләрнең туган авылларында бу эшкә средстволарны кызганмавын раслый.
    Элек суган игеп танылган, таш пулатлар күтәргән Керкәле, Югары Кәминкә халкы бу яшелчәне кабат үз итә башлаган. Тик авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар гына интегеп яши. Пай өчен түләмиләр икән. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте составындагы Югары Кәминкә бүлекчәсендә җирләр туңга сөрелмәгән. Былтыр гектардан уртача нибары 7 центнер уңыш җыйганнар. Фермалар буш, нибары 50 ат калган.
    -Авыл хуҗалыгындагы хәлләрне бергәләп өйрәнербез. Болай яшәп булмый. Җир эшләргә, пай өчен түләнергә тиеш,- диде район җитәкчесе. - Барысы да берьюлы хәл ителми анысы, әмма ниндидер чаралар күрергә тырышырбыз.
    Югары Кәминкәдә дә референдум үткәреп, кеше башыннан 300әр сум үзсалым акчасы җыеп, аңа республикадан да кушсалар, авыл урамнарында яктырткычларны "тукландыручы" электр чыбыкларын яңартырга, санагычлар куярга килештеләр.
    Бүгенге җыелышта җирлек башлыгы Кирам Гыйләҗев әйтүенчә, былтыр җыелган үзсалым акчасы (аны, кызганыч, Совет бинасыннан сейфы белән бергә урлаганнар) буенча планлаган эшләр дә быел гамәлгә ашачак. Монда иганәчеләр ярдәменә ышаналар.
    Кулланган чиста су өчен акча түләмәүчеләр белән дә үтемлерәк итеп эшләү сорала. Быел районда мондый хезмәтләр өчен авылларда да квитанцияләрне бердәм исәп-хисап үзәге аша җибәрергә, түләү-түләмәү процессын контрольгә алырга дигән бурыч куелды.
    Автор фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: