Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Югары Кәминкәдә яшәүче Ясәви Шәмсетдинов тагын бер китап чыгарды

Югары Кәминкәдә яшәүче бу якташыбыз китап арты китап чыгара. 42 ел стажлы, 66 яшьлек ветеран инде күптәннән тарих белән кызыксына икән. Ясәви Гафурҗан улы бүген Югары Кәминкә авыл мәдәният йортына бик күп кунаклар җыйды. Моңа, болай җыелуга сәбәп бар: нәшриятта "Хәтер җепләре" исемле китап басылып чыккан. Ул Югары Кәминкә, Ибрай...

Югары Кәминкәдә яшәүче бу якташыбыз китап арты китап чыгара. 42 ел стажлы, 66 яшьлек ветеран инде күптәннән тарих белән кызыксына икән.

Ясәви Гафурҗан улы бүген Югары Кәминкә авыл мәдәният йортына бик күп кунаклар җыйды. Моңа, болай җыелуга сәбәп бар: нәшриятта "Хәтер җепләре" исемле китап басылып чыккан. Ул Югары Кәминкә, Ибрай Каргалы, Кызыл Яр турында, шул авыллар тарихы, шул авылларның күренекле, тырыш, гади кешеләре турында.
-Бик зур хезмәт куйган Ясәви, рәхмәт яусын, - ди 31 ел комбайнда эшләгән, яңа китапны әле генә кулына алган Якуб ага Таҗиев.- Безнең үткән тарих бик кызыклы, бай. Колхозыбыз алдынгы, хезмәтебез хөрмәтле иде. Алар турында язарга, сөйләргә дә кызык. Гаражыбыздан урак вакытында берьюлы диярлек 15әр комбайн кырга кузгалган чаклар булды. Бүген картая шул газиз авылларыбыз, шунысы көендерә.
Дамир Ихтисамов Азнакайда яши икән, әмма туган авылы белән элемтәне өзми, тарих белән гел кызыксына.
-Үземә, туганнарыма алты данә китап алдым, - ди ул. -Монда безнең, безнең ата-бабаларыбызның үткәне язылган бит. - Бүгенге чарага, китап тәкъдим итү кичәсенә ашкынып, ашыгыч эшләремне дә калдырып кайттым.
Ясәви Шәмсетдинов әлеге китапка материалларны 15 еллап элек җыя башлаган. Хәер, гомере буе шунда яшәгәч, эшләгәч, күпме фактларны инде күптән күңелендә йөрткән.
-Әни Туймәттән булгач, ул авыл тарихы белән дә кызыксыну туды, әүвәлге китабым да Туймәт тарихы буенча язылды,- ди автор. - Сәләтле, тәҗрибәле журналист Илдус Илдарханов эзләнүләремдә, материаллар туплауда һәм эшкәртүдә нык булышты. "Хәтер җепләре"н чыгаруда якташлар-нәшрият хезмәткәрләре Илһам Ногманов һәм Ренат Хәсәншиннар ярдәменә таяндым. Илһам хезмәтемне редакцияләде, ә Ренат, ул рәссам, бизәлеш ягын кайгыртты. Аларга да, иганәчеләргә дә рәхмәт яусын.
Гомумән, бу як халкы юмарт, авыл, туган җанлы. Искәндәр Гарифуллин һәм аның сыман бөтен эштә һәм гел булышып торучы егетләрнең һәм кызларның исемнәрен бүген дә мактап телгә алдылар. Билгеле, яңа китапта андыйлар, колхоз алдынгылары, башка тармаклар уңганнары, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында да тәфсилләп язылган.
Китапка язмалар туплаганда Казан, Уфа архивларында да була Ясәви Гафурҗан улы, йөзләгән, меңләгән документ аның кулы аша уза, тәрҗемә ителә, эшкәртелә, игътибарга алына. Билгеле, китап хәтле китапта дөреслек, инандыра белү - иң мөһиме. Фактик, чын документларга нигезләнгәнгә күрә аның, уку дәреслеге кебек тарихи китабында чагылдырылган кайбер эшләр буенча хәтта фәнни хезмәтләр язучылар да булган.
Сүз уңаеннан, элеккеге биология, химия, хезмәт дәресе укытучысы, бүген оныклар сөюче Ясәви абый компьютер белән дә дус, заманча технологияләрдән хәбәрдар ветеран. Бик күп авылдашлары раславынча, аның кебек кеше - табыш. Янында аны иҗат эшендә яклаучы, аңлаучы хатыны Асия ханым - Ясәви Шәмсетдинов язганнарны беренче укучы, бәяләүче, йөрәк түреннән үткәрүче. Иҗат кичәсендә бу гаилә балалары, оныклары артистларга әверелделәр. Үзләре язган, төзегән сценарий буенча җырладылар, сөйләделәр, биеделәр. Ясәви бабайларын да мәш китерделәр.
Үзенә күрә китап бәйрәмендә үзешчән артистлар да сәхнәгә күтәрелде. Мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы көче белән әзерләнгән күргәзмәне дә карады тамашачы -кунаклар - китап укучылар.
Шатлыкларны ишеттерү өчен, туган ягы кирәк кешегә! Әйе, кайсыбыз да сөенечен иң элек иң якыннары белән уртаклаша, кыен вакытта, эче пошканда да кеше туган ягында сыену яклау, наз эзли. Югары Кәминкәдә узган бәйрәмдә моңа кабат инандык. Хәзер аларның үткән тарихы язылган үз китаплары бар.
Ясәви Шәмсетдинов исә язудан туктарга җыенмый әле. Туймәт тарихы турында инде икенче китабы басыла башлый. Югары Кәминкә, Ибрай Каргалы, Кызыл Яр тарихын да өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
-Хәтер йомгагын сүтәм, ә ул ныграк чорнала бара, - ди тарихи китаплар язучы әлеге якташыбыз.
Чарадан күбрәк фоторәсемнәр ФОТОРЕПОРТАЖЛАР бүлегендә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә яңа китап Ясәви Шәмсетдинов