Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңа Элмәледә Крещениедә үз бәкеләрендә коендылар (+ФОТО)

Быел Крещение - Качману бәйрәмендә яңаэлмәлелеләр әллә кая барып йөрмәделәр, үзләрендә генә суда коендылар. Бәке өчен авылның көнбатышындагы шәхси буада җайлы урын табылган. Шул тирәдәге берничә чишмәдән бәреп торучы суның бу урында тирәнлеге өчәр метрга җитә. -Кичә төнлә мин дә суга төштем,- ди 12 яшьлек Артем Вяткин. - Башта су...

Быел Крещение - Качману бәйрәмендә яңаэлмәлелеләр әллә кая барып йөрмәделәр, үзләрендә генә суда коендылар.

Бәке өчен авылның көнбатышындагы шәхси буада җайлы урын табылган. Шул тирәдәге берничә чишмәдән бәреп торучы суның бу урында тирәнлеге өчәр метрга җитә.
-Кичә төнлә мин дә суга төштем,- ди 12 яшьлек Артем Вяткин. - Башта су салкынрак иде, аннары бик рәхәт булды.
Крещение төнендә, гомумән, асты, ян-яннары тактадан эшләнгән, баскыч та куелган бәкегә иллеләп кеше төшкән. Коену алдыннан чукынып алып, өч тапкыр суга чуму - бу йоланың асылы.
Суын Ульяновкадан Сергей атакай изгеләндергән бәке янына көндез дә дистәләрчә кеше килде, күпләре суда коенып алды. Мәдәният хезмәткәре Светлана Васюткина да, су салкын дип шикләнмәде, бәкегә төште.
-Әлеге йола үземә көч өстәде, рәхәтлек бирде,- ди ул.
-Монда барын да халык оештырды, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. - Сергей һәм Борис Портновлар, Николай Селиванов бик тырыштылар. Буаның хуҗалары Сергей һәм Григорий Павловлар бирегә утын ягып җылытыла торган кечкенә вагон да китереп куйганнар әле. Бүген дә монда, эчке якта өстәл тутырып тәм-том, кем нәрсә алып килгән - шуны куйганнар.
-Төнлә уха да пешердек, генератордан ут алып, яктылык та ясадык. Бик кызык булды, - ди Григорий Павлов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: крещение Яңа Элмәле урта мәктәбе