Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Яңаэлмәлеләр алда

Район мәктәпләре атна саен хәзерләүләр конторасына макулатура тапшыралар. Мәгариф учреждениеләрендә җыелган 4546 килограмм макулатураны үткән атнада бирегә китергәннәр дә. Иң күп макулатура (1200 килограмм) Яңа Элмәле мәктәбе укучылары җыйган. Әккәрәй, Иске Котыш, 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары да бу эштә актив катнашалар. -Класслар һәм аерым укучылар арасында да иң күп...

Район мәктәпләре атна саен хәзерләүләр конторасына макулатура тапшыралар. Мәгариф учреждениеләрендә җыелган 4546 килограмм макулатураны үткән атнада бирегә китергәннәр дә.

Иң күп макулатура (1200 килограмм) Яңа Элмәле мәктәбе укучылары җыйган. Әккәрәй, Иске Котыш, 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары да бу эштә актив катнашалар.
-Класслар һәм аерым укучылар арасында да иң күп макулатура тапшыручыларга бәйге игълан иттек, - ди Яңа Элмәле мәктәбе директоры Вячеслав Мельников. - Бу юлы 6нчы һәм 7нче класс укучылары аеруча активлык күрсәттеләр. Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә.
Макулатура өчен акча һәр мәктәпнең хисабына күчереләчәк һәм киләчәктә мәктәп ихтыяҗларына тотылачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа Элмәле урта мәктәбе