Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Кадида сораулар булмады

Иске Кади авыл җирлегендә узган халык җыенына 85 яшьлек Ибраһим абый Зарипов та килгән. Сораулары, зары юк, әмма бу чарадан читтә калмаска тырыша ул. -Аллага шөкер, пенсияне өйгә китереп бирәләр, газ, электр, су гел бар, - ди элек фермада, төзелештә, мәктәптә дә эшләгән ветеран. -Карчыгым ун ел эш вафат булгач,...

Иске Кади авыл җирлегендә узган халык җыенына 85 яшьлек Ибраһим абый Зарипов та килгән. Сораулары, зары юк, әмма бу чарадан читтә калмаска тырыша ул.

-Аллага шөкер, пенсияне өйгә китереп бирәләр, газ, электр, су гел бар, - ди элек фермада, төзелештә, мәктәптә дә эшләгән ветеран. -Карчыгым ун ел эш вафат булгач, ялгыз калдым шул. Рәхмәт, читтә яшәүче балаларым булыша.
Башкалар да зар белдермәде, яшь түкмәде, кемнәрнедер тиргәмәде бүген. Авыл җирлегенең яңа башлыгы Илназ Мөхетдинов бу җаваплы постта ярты ел чамасы гына эшләсә дә, үзен уңай яктан күрсәтеп өлгергән. Отчет чыгышын элеккеге башлык Реваль Зәйнуллинга рәхмәт сүзләре белән башлады ул, аңа бүләк тә әзерләгәннәр. Җитәкче өчен бу - уңай, күркәм сыйфат. Югыйсә кайберәүләр, канәфигә утыруга, әле юньле эш күрсәтмәсә дә, элеккеге хезмәтттәшенә "таш атарга" җай гына эзли. Инде пенсиядәге Реваль Зәйнуллин бу җирлектә егерме еллап башлык булды, инициативалы, үз сүзен әйтә белүче җитәкче иде. Хәер, бөтен кешегә дә ярап бетә алмыйсың.
Дүрт торак пунктны берләштерүче, 306 йортта 810 кеше яшәүче җирлектә былтыр 6 бала туган, 22 кеше җирләнгән.
Хезмәткә яраклылар бюджет сферасында, нефтьчеләрдә, фермерларда эшли. 1777 гектар җирле "Авангард" җәмгыяте дә үз көнен үзе күрергә тырыша. Дөрес, бүген авыл хуҗалыгында хәлләр, күрсәткечләр мактанырлык түгел әле, бу район күләмендә авырткан җир. Җыенда катнашкан вәкил - район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да шулай диде. Аның фикеренчә, Иске Кади җирлегендә яшәүчеләр - уңган, максатчан халык. Дәүләт авылда эш алып баручыларга, эшләргә теләге булганнарга төрле программалар аша булышып тора, алардан активрак файдаланырга кирәк.
Узган 2016нчы елда Иске Кади җирлегендә 6 шәхси хуҗалык (районда 28) өчен 200әр мең сум субсидия алган.
Биредә ел дәвамында тонна-тонна сөт сатып акча эшләүчеләр дә бихисап.
Биредәге шәхси хуҗалыклар абзарларында 676 баш мөгезле эре төрлек, 198 сарык, 25 кәҗә, 12 ат асрала.
15 кеше пай җирләрен үзләренә оформить иткән, анда үлән үстерәләр. 105 кеше катнашкан җыенда сораулар булмады диярлек. Бу аңлашыла, республика, район торак пунктларда социаль сферага байтак средстволар юнәлдереп, тормыш шартларын яхшыртырга тырышалар. Былтыр Якты Тауда ФАП һәм кибет ачканнар. Иске Кадида спорт уен мәйданчыгы ясаган. Зиратларда өмәләр үткәргәннәр, урамнар чистарган. 2016Нчы елда откан, грант акчасына МТЗ-82 маркалы көпчәкле трактор кайтып җитәргә тиеш.
Кышын урамнарны кардан чистарту, җәен чүп үләннәрне чабу өчен андый техника кирәк.
Референдумда хупланган мәсьәләр өчен җыелган үзсалым акчасының күп өлеше урам яктырткычлары куюга тотылган. Быел да бу юл белән конкрет эшләр башкарылачак.
Искекадилылар - җаваплы гражданнар, салымнар, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары юк. Рәхмәт әйтерлек, башкаларга үрнәккә куярлык та. Иң булдыклыларны бүгенге җыенда бүләкләр биреп сөендерделәр. 55 яшьләрен тутырган укытучы Галия Камалова, дин нигезләрен өйрәтүче Нәзирә Сәхапова, күпләп мал асраучы Мәдинә Фәттахова, уңган тракторчы Ленар Назыйров үз хезмәтләрен болай бәяләүгә бик рәхмәтлеләр.
Фотолар: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/12847-iske-kadida-halyik-җyienyi-uzdyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлегендә техника Иске Кадида җыен