Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техниканы кышкы саклауга кую буенча бәйгедә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җиңүче

Районның агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын ремонтка әзерләү буенча бәйгедә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җиңүче дип танылды. Әлеге хуҗалык механизаторлары иң югары баллга лаек булды. "Сөлчә" җәмгыяте игенчеләренең дә тырышлыклары уңай бәяләнде, алар икенче урында. Техниканың торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде....

Районның агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын ремонтка әзерләү буенча бәйгедә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җиңүче дип танылды.

Әлеге хуҗалык механизаторлары иң югары баллга лаек булды. "Сөлчә" җәмгыяте игенчеләренең дә тырышлыклары уңай бәяләнде, алар икенче урында.
Техниканың торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде. Аның составына район белгечләре генә түгел, "Татагролизинг", "Татар агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү институты" вәкилләре дә кергән.
(Архив фотосы).
-Без "Авангард", "Ильхан", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Серендеев Н.И.", "Иванов Ю.С." хуҗалыкларында да булдык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров. - Техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрү, хезмәтне саклауның торышын һәм ремонт өчен нинди эш шартлары тудырылуын карадык. "Сөлчә" җәмгыятендә ремонт яхшы бара, биредә тагылма агрегатларының бер өлешен төзекләндереп куйганнар да. "Чирмешән АГРО"да дефектовканы да үткәргәннәр - язгы кыр эшләренә нинди запас частьләр кирәклеген билгеләгәннәр, хәтта кайберәүләренә заявка да биргәннәр. Дөрес эшлиләр, чөнки яз көне запас частьләр кыйммәтләнә, аларны табуы да авыр була. Башка хуҗалыкларда да бу юнәлештә эш бара, әмма җитешсезлекләр дә шактый әле. Аларны бетерү өчен вакыт бирелде. Аннан соң кабат хуҗалыкларны махсус график нигезендә тикшереп чыгабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника