Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ЧирмешәнАГРО“да тракторлар ремонтланган, механизаторлар “киендерелгән“

"ЧирмешәнАГРО" җәм­­гыятенең кырларда эш­ләячәк механизаторларын әллә кайдан танып булачак. Мондагы барлык хезмәткәрләргә бер төрле - зәңгәр төс­тәге эш киемнәре - спец­одеҗда бирделәр. Техник карауга кадәр буялган, ремонтланган машина һәм тракторлары янына да алар шушы яңа киемнәрен киеп чык­тылар. Быел әлеге җәмгыять­тә, кыр эшләрендә җи­ңел машиналарны да санап, 13 берәмлек автотранспорт...

"ЧирмешәнАГРО" җәм­­гыятенең кырларда эш­ләячәк механизаторларын әллә кайдан танып булачак. Мондагы барлык хезмәткәрләргә бер төрле - зәңгәр төс­тәге эш киемнәре - спец­одеҗда бирделәр. Техник карауга кадәр буялган, ремонтланган машина һәм тракторлары янына да алар шушы яңа киемнәрен киеп чык­тылар.

Быел әлеге җәмгыять­тә, кыр эшләрендә җи­ңел машиналарны да санап, 13 берәмлек автотранспорт катнашачак. Техника ватылган очракта, аларны урынында ук төзәтү өчен, белгечләр басуларга ИЖ машинасы белән чыгарга ниятли. Узган ел шулай эшләгәннәр. Моның өчен әлеге "каблук"ның ябык арбасына электрогенератор, эретеп ябыштыру аппараты урнаштырылган.
Техникаларның төзеклеген карап, машина-трактор­ларга юлга чыгарга "фатиха" бирүче "Таттехконтроль" җәмгыяте белгечләре хуҗалыкның шушындый җиңел машиналарын да, озын-озын прицеплар тагып йөрүче КамАЗларын да тикшерде. Сүз уңаеннан әйтик, җәмгыятьтәге йөк машиналарының иң "карты"на 28 яшь, ул 1987 елгы.
-Машина йөртүчеләр техникаларын яхшы әзер­ләгән. Машиналарның тормозлары тота, руль идарәләре төзек, фаралары яна. Һәрберсенең огнетушительләре, аптечкалары бар. Бер генә дәгъва: кайбер КамАЗ көпчәкләренең резиналары таушала төшкән,- ди "Таттехконтроль" белгече Марат Сафиуллин.
"ЧирмешәнАГРО"да язгы кыр эшләренә дип 7 берәмлек трактор әзерләнгән. Араларында К-744 дә, Т-150 кебек егәрлеләре дә бар. Аларның төзеклеген исә "Гостехнадзор"ның Чирмешән районы буенча бүлеге тикшерә.
-Бу хуҗалыктагы кайбер тракторларның яктырту приборларына гына тагын бер кул тидерәсе бар. Ә калган яктан аларга безнең тарафтан зур дәгъвалар юк, - ди әлеге бүлек начальнигы Рифат Гатин.
Райондагы эрерәк хуҗалыкларда кыр эшләренә чыгарга тиешле 130лап трактор теркәлгән. Әле тагын фермерларда 70 тирәсе шундый техника бар. Рифат Гатин әйтүенчә, алар билгеләнгән график буенча, 20 апрельгә чаклы барысы да техник карау үтәргә тиеш. Әлегә бу сынауны "Күтәмә АГРО" һәм "Чирмешән АГРО" гына узды. Чиратта - Ивашкино фермерларының машина һәм тракторлары. Техник карау үтми торып, техниканы файдалану тыела, диләр тикшерүчеләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трактор техника