Чирмешәндә тугыз хуҗалык мини-ферма төзи
Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер кайчан төзелер, Совет урамында яктырткычлар янмый, Мәктәп урамында юл начар, район үзәк больницасында түләүле хезмәтләр кертәләр, районда халык саны кими... Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында, нигездә, әлеге һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. Халык җыены Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева...
Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер кайчан төзелер, Совет урамында яктырткычлар янмый, Мәктәп урамында юл начар, район үзәк больницасында түләүле хезмәтләр кертәләр, районда халык саны кими... Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында, нигездә, әлеге һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.
Халык җыены Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева чыгышы белән башланып китте. Бүген бу җирлек территориясендәге дүрт авылда 2463 йортта һәм квартирада 7081 кеше яши. Бер ел дәвамында халык саны үзгәрмәгән диярлек, 2016нчы елда 72 бала туган, 69 кеше үлгән, 150 кеше килгән, 154се киткән. Милли составка килгәндә, биредә 3631 татар (51,1 процент), 2039 рус (29,1), 888 чуваш (12,5), 407 мордва (7 процент) һәм 116 башка милләт вәкилләре гомер кичерә.
Узган елны Чирмешән авыл җирлеге территориясендә республика программалары нигезендә зур күләмле эш башкарылган. "Ромашка" балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты каршында парк - сквер ачылган, яңа яктырткычлар урнаштырылган, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары өчен ике йорт төзелгән, күпбалалы ике гаилә өчен йортлар төзи башлаганнар, күпквартиралы биш йортта капиталь ремонт ясалган, "Арендага - торак" программасы кысаларында күпквартиралы яңа йорт төзелгән, Түбән Чегодай буасы төзекләндерелгән, Техническая һәм Дзержинская урамнары юлларына асфальт җәелгән, Кече Чегодай авылын чиста су белән тәэмин итү буенча эш башланган.
Район үзәген төзекләндерү буенча эш тукталмый, халык өчен уңай шартлар тудырыла. Монда чирмешәнлеләр дә үз өлешен кертә. Әйтик, үзсалым акчасына Липки, Титов, Свобода поселокларын һәм Сотников хуторы зиратларының тирәсе тотып алынган, торак пунктлар урамнарына яктырткычлар урнаштырганнар.
Җирлек авылларында 811 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 234 савым сыеры. Ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 400 тоннадан артык сөт җыелган. Казанкадан Саматдин Бабаев, Евгения Хмелева, Игорь Юнусов, Түбән Чегодайдан Габделхак Бәдретдинов, Фәрит Галимов, Тәскирә Нәфыйкова, Рәзинә Гыйниятуллина, Чирмешәннән Әнис Хөсәенов, Ирина Иванова, Василий Иванов, Иван Прудников, Виктор Маркелов гаиләләре сөт сатудан байтак керем алганнар. Дәүләт ярдәменнән файдаланучылар да бар. Сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия бирелгән. Тугыз хуҗалык республика программасы буенча алынган 200әр мең сум акчага мини - ферма төзи.
Бүген Чирмешәндә - 283, Кече Чегодайда - 6, Түбән Чегодайда 4 яңа йорт төзелә. Былтыр 28 гаилә "өй туе" уздырган. Яшь гаиләләр, яшь белгечләр һәм гражданнарга федераль һәм республика бюджеты хисабыннан торак төзү һәм алу өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. Әлеге мөмкинлектән райондашларыбыз да актив файдалана. Бу программалар гамәлгә кергәннән бирле район үзәгендә 94 йорт төзелгән, 93 гаилә исәптә тора.
-Күргәнебезчә, республикада авыл халкының яшәү шартларын яхшырту буенча бик күп эшләнә, күп төрле программалар тормышка ашырыла, - диде үз чыгышында җыен эшендә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Алардан тагын да активрак файдаланырга кирәк. Кызганычка каршы, бүген балаларның аз тууы, үлем очракларының күп булуы - төп проблемаларның берсе. Болай барса, районны нәрсә көтә?! Гомумән алганда, мондый җыеннар бик кирәк. Халык белән очрашып, күпләр өчен мөһим проблемалар турында фикер йөртәбез, аларны хәл итү юлларын эзлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев