Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында байлык чүп астында кала

    Кемдер сөйләдеме, каяндыр укыдыммы икән, Германиягә яшәргә киткән безнең бер россиялегә, имеш, консерва банкасын юмыйча чүп савытына ташлаган өчен, штраф салганнар. Һәр нәрсәдә тәртип яратучы, сакчыл немец халкы янә эшкәртелүгә китәчәк чималны шулай әрәм-шәрәм итмәскә күнеккән. Ә бездә... Ни бар, тотабыз да, барысын да җир астына күмеп куябыз. Тәмам баюыбыз...

    Кемдер сөйләдеме, каяндыр укыдыммы икән, Германиягә яшәргә киткән безнең бер россиялегә, имеш, консерва банкасын юмыйча чүп савытына ташлаган өчен, штраф салганнар. Һәр нәрсәдә тәртип яратучы, сакчыл немец халкы янә эшкәртелүгә китәчәк чималны шулай әрәм-шәрәм итмәскә күнеккән.

    Ә бездә... Ни бар, тотабыз да, барысын да җир астына күмеп куябыз. Тәмам баюыбыз җитте, хәзер әнә пыяла шешәләрне җыючы, кирәксенүче юк. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең каты көнкүреш калдыклары полигонында да шуңа зар белдереп алдылар. Чималны алучы булмагач, нишләтсеннәр, күпме байлык җир астына китәчәк дигән сүз.
    -Чүпрәккә дә ихтыяҗ юк. Аны шактый җыйган идек, кирәкмәгәч, күмәргә туры килде. Гомумән, монда китерелгән чүпнең чама белән 15 проценты гына яңадан эшкәртелүгә китә. Икенчел чималны алучылар Чирмешән эшкәртү предприятиеләреннән ерак, сезгә килсәк, юл чыгымнарыбыз да капланмый, диләр, - ди әлеге уңайдан җәмгыятьнең баш инженеры Габделбари Мөхәммәтшин.
    Чирмешәндәге полигонга китерелгән чүптән катыргы-картонны аерып алалар. 50-100 килограммлы итеп прессланган шушы кәгазь тюкларын, килешенгәнчә, Нурлаттан килеп алып китәләр. Ә аннан чимал Самарага озатыла. Бу картоннан бәдрәф кәгазе ясыйлар, имеш. Пластик шешәләрне дә алучы бар. Аларны он ясап ваклап, җитештерүдә кулланалар икән. Ә менә шешәләрнең аерым җыелган капкачларын алучы юк. Алюминий банкалар, тимер консерва савытлары да берәмтекләп, аерым туплана. Такта, агачны исә полигондагы бинаны җылыту өчен утын буларак кулланалар.
    -Чирмешәннән көненә 4-5 машина чүп китерелә. Көнкүреш калдыкларын сортировкалау цехы аша уздырабыз. Бу эшкә дүрт кеше җәлеп ителгән, - ди полигон мөдире Валерий Тимофеев.
    Сортировкалау линиясендә эшләүчеләрнең хезмәте авыр. Чүп капчыкларын барлап утыр әле син. Аннан безнең халык аларга ни генә салмый. Ә бар нәрсә шушы хезмәткәрләр кулы аша үтә, якташларыбыз моны истә тотса яхшы. Чүпне капчыкларга, төренә карап, аерым-аерым салу да сортировкалаучыларның хезмәтенә хөрмәт билгесе булыр иде.
    Чирмешәндәге каты көнкүреш калдыклары полигоны 88 мең метр кубка исәпләнгән. Бүген чама белән сиксән проценты тулган. Чүпне карталарга трактор белән таптап салалар. "Таулар" җир өстеннән 11 метрга күтәрелә. Белгечләр, полиэтилен якынча йөз елдан соң гына таркала, чери, диләр. Шунлыктан мондагы "запасның" ничә елларга җитәчәген чамалавы кыен түгел.
    Чүплекләрдә йорт җиһазлары, кием-салым, кер юу машиналары, суыткычлар да аунап ята. Кулланылыш тапмаган никадәр әрәм байлык. Җир йөзенең ресурсы чикле, югыйсә. Яңадан җитештерүгә караганда, икенчел чималны куллану отышлырак та диләр бит. Бу яктан һаман шул алга киткән илләрдән үрнәк алырга да вакыттыр. Әнә, һаман шул Германиядә коммуналь калдыкларның 62 проценты янәдән эшкәртелә, дип язалар. Бездә 15... Әйе, консерва банкалары юулардан ераграк шул әле без.
    Бар да әрәм булмый анысы. Әйтик, районыбыз мәктәпләре узган елда 525 центнер макулатура җыйганнар. Аның 60 центнеры, иң күбе - 1 нче Чирмешән мәктәбе өлеше. Икенче урындагы кадетлар мәктәп-интернаты һәм Чирмешән лицее - 40 ар, Ивашкино мәктәбе 30 центнер кәгазь тапшырган. Моннан алынган керемне мәктәпләр укучыларны тукландыру, ашханәләргә азык-төлек алу, я мәктәп өчен башка кирәк-яраклар юллау өчен тоталар.
    - Макулатураны район хәзерләүләр конторасына тапшырабыз, ә алар аны Чаллыга озата. Димәк, укучылар җыйган чималдан ни дә булса җитештерәләр. Бер яктан, бу - мәктәпләргә бераз акчалата файда, икенчедән, экология тәрбиясе. Табигатьне чистартуга балаларның өлеше керә, -ди район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Ләйләгөл Моксинова.
    Бу эшне мәктәпләр быел да дәвам итә. Әлегә 30 центнер макулатура җыелган. Лицейлылар - 12 центнер, Ивашкино укучылары - 5,5, кадетлар мәктәп-интернаты 2,5 центнер макулатура тапшырганнар. Алар - әлегә лидерлар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: