Фаҗига тег белән яңалыклар
-
Берьюлы ике фаҗига: алкоголь куллану яхшыга илтми
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 8 апрельдән 9 ына каршы төндә бер-берсенә охшаш ике фаҗига теркәлгән. Чаллыда 32 яшьлек ир-ат дусты белән исерткеч эчемлекләр кулланып утырганда, ялгыш кына талашып китәләр. Нәтиҗәдә, сугыша ук башлыйлар. Әлеге ир дустына пычак белән кадаганын сизми дә кала. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылуда...
-
Татарстанда өч яшьлек бала шакшы су чокырына төшеп үлгән
25 февральдә Азнакай районы Урсай авылында килеп чыккан хәл башкалар өчен гыйбрәт булсын иде. Якыннарына сабырлык кына телибез. Хокук саклау органнарыннан KazanFirst хәбәрчесенә җиткерүләренчә, бала ишегалдында 20 яшьлек абыйсы белән уйнап йөргән. Телефонының батареясы "утыргач" абый кеше телефонны зарядкага куярга теләп, өенә кереп киткән. Ә ул арада уйнап йөргән бала...
-
Шешминкага хәсрәт килде
24 июнь көнне Шешминка авылында, Шушма елгасында, 13 яшьлек кыз батып үлде. Светлана Дорофеева иптәш кызлары белән коенырга бара. Суга кереп, ул озак күренмичә торгач, дус кызы кесә телефоныннан әти- әнисенә шалтыратып, ярдәм сорый. Кызганычка каршы, өлкәннәр килгәндә Светлана инде үлгән була. Елганың бу урынында сай булса да, кыз бала...
-
Рәхимсез үтерү
12нче август төнендә Чирмешәннең Титов урамындагы ике катлы йортның бер квартирасында муенында кисү-чәнчүдән яралы ир-ат мәете табыла. Һәлак булучы - 42 яшьлек Әхтәм Гатин шунда яшәгән. - Хәзерге вакытта әлеге вакыйганы тикшерү бара һәм бу уңайдан җинаять эше кузгатылды,- дип безгә хәбәр итте район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Тикшерү...
-
Бер йортка – икенче кайгы
Үткән якшәмбе, 19нчы май көнне, Яңа Чишмә районының Акбүре авылы тирәсендәрәк булган юл-транспорт һәлакәтендә Ивашкино кешесе үлде. "Шушма Ойл" җәмгыятендә эшләүче Сергей Антонов кичке 6лар тирәсендә, үз автомашинасы белән, эштән кайтырга чыга. Тик акбүрегә җитәрәк якташыбыз идарәне югалта һәм ВАЗ-2114 юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Сергей шунда ук һәлак булган....
-
Балыктан кайтмаган
16 мартта Казанка янында, Зур Чирмешән елгасындагы бәкедә, боз астында шушы авыл кешесе Геннадий Моисеевның мәете табылды. Күршеләре әйтүенчә, 57 яшьлек Г. Моисеев 13 мартта балыкка киткән (хатыны бу вакытта Тольяттида була), ләкин кире әйләнеп кайтмаган. Телефонга җавап бирмәгәч, хатыны күршеләргә шалтырата, ә тегеләр полициягә хәбәр итәләр. - Балыкчы һәлак...
-
Наталья Наумова: “Безгә бер белмәгән кешеләр дә булыша”
Чирмешәннең Амур ягындагы Мәктәп урамында яшәүче Наумовлар өендә узган атна башында янгын чыгып, гаилә өсләренә кигән киемнәрдән урамда калды. Хуҗалар иртән, гадәттәгечә, бер улларын мәктәпкә, икенчесен бакчага озатып, эшкә китәләр. Озак та үтми, тугызынчы яртылар тирәсендә аларның өйләре яна башлый. "Утны беренче булып без күрдек. Газны, электрны өзеп, янгын сүндерүчеләрне...
-
Үрдәккә атып, абыйсына тидергән
7 февраль көнне район үзәк больницасына мылтыктан яраланган Лагерка кешесен - Юрий Петряковны китерәләр. Фаҗига ау вакытында килеп чыга. Ике бертуган - 34 яшьлек Юрий һәм 44 яшьлек Константин Петряковлар җирле буада кышлаучы кыр үрдәкләренә ау оештырырга ниятлиләр. Аларның бу гамәле законга каршы килми, чөнки Юрийның теркәлгән ау мылтыгы һәм...