Чирмешән районы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән кадетлары "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында отканнар
Район үзәгенең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә узган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы командасы музыкаль сорауларның унысына да бер хатасыз җавап бирүе белән шаккаттыра. Шулай да бәйгедә кадетлар мәктәп-интернаты укучылары "башлырак" булып чыккан. Оештыручылар: Форпост" яшьләр үзәге, "Яшь гвардия" активистлары, районның яшьләр һәм спорт эшләре...
-
Нурлат районы кешесе Чирмешәннән машина куып киткән
01 Үткән атнада Түбән Чегодай авылында ике сарай яна. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Хәбәр күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсеннән алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 45 хәбәр кергән. Быелның сентябрь-октябрь айларында Түбән Кәминкә, Иске Элмәле, Мордва Афонькәсе, Утыз Имән, Лагерка, Югары Кәминкә авылларында электр двигательләре, аккумуляторлар урлап йөргән өч чирмешәнлегә карата...
-
Чирмешәндә Мөшбикә мәчете кубогына хоккей буенча ярышлар үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешән инвалидлар җәмгыяте шахмат буенча бәйге оештырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешәнлеләрне Интернет аша алдыйлар
Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Ниндидер арзан хезмәт күрсәтүчеләр күбесенчә кесә телефоныннан файдаланалар. Соңгы вакытта алдакчылар ятьмәсенә интернет челтәре аша эләгүчеләр саны арткан. Гадәттә, мошенниклар бушлай белдерү бирү мөмкин булган сайтлар аша акча үзләштерәләр. Әйтик, күптән түгел генә бер Чирмешән кешесе интернеттагы...
-
Чирмешән ярминкәсендә сарык та, кәҗә дә саттылар (+ФОТО)
Чирмешәндә үткән ярминкәдә Таҗикстанда быел җыеп алынган җимеш тә яхшы сатылды. Тәмле, кибеттәгедән юньрәк. Безнең гектар ярым участок бар. Анда үстерелгән җиләк-җимешне гаиләбез белән җыябыз. Монда, бу якларга вагонга төяп алып киләбез, - ди Мансур Абдрахимович. - Быел уңыш зарланырлык түгел. Иң мөһиме - аңа урын табабыз, ярминкәдә дә күп...
-
Чирмешән мәчете конкурс игълан итә
Чирмешән мәчете быел да шәмаилләр ясауга конкурс игълан иткән. Бәйгегә декабрь азагында йомгак ясалачак. - Балалар үз эшләрен - рәсемнәрен Чирмешән мәчетенә китерсеннәр иде. Иң яхшы шәмаилләр ясаучыларны бүләкләр көтә, - ди мәчет имамы Рәмил Ибраһимов.
-
Чирмешәндә милли мәгариф турында сөйләштеләр
Республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары "Этно-мәдәни мәгариф мохитен булдыруда муниципаль методик хезмәтнең роле" темасына стажировка үтү программасы кысаларында Чирмешәндә җыелдылар. Семинар кунаклары Чирмешән лицеенда, Бәркәтә, Ивашкино, Лашман мәктәпләрендә булып, бу уку йортларында милли мәгарифне ФГОС шартларында тормышка ашыру юнәлешендәге төп методик эшләр белән таныштылар, ачык дәресләр һәм...
-
Чирмешәндә милли мәгариф турында сөйләштеләр
Республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары "Этно-мәдәни мәгариф мохитен булдыруда муниципаль методик хезмәтнең роле" темасына стажировка үтү программасы кысаларында Чирмешәндә җыелдылар. Семинар кунаклары Чирмешән лицеенда, Бәркәтә, Ивашкино, Лашман мәктәпләрендә булып, бу уку йортларында милли мәгарифне ФГОС шартларында тормышка ашыру юнәлешендәге төп методик эшләр белән таныштылар, ачык дәресләр һәм...
-
Чирмешән мәчетендә никах туе узды
Күптән түгел Чирмешән мәчетендә Рәдиф Сөләйманов һәм Альбина Мөхәммәтгалимованың никах туе булды. - Туйда йөзгә якын кеше катнашты, - ди мәчет имамы Рамил Ибраһимов. - Зал өчен акча алмадык. Рәхмәт, байтак кунаклар мәчеткә сәдака калдырып киттеләр. Моңа кадәр дә берничә яшь парның никахын ислам йолалары буенча теркәдек.
-
Чирмешән районына "Ватаным Татарстан"нан кунаклар килде
Узган атнада безнең районда "Ватаным Татарстан" республика газетасы журналистлары булып китте. Кунаклар: Рәшит Минһаҗ, Фәния Арсланова, Сәрия Садрисламова Чирмешәндә, Түбән Кәминкәдә булдылар, Лашманда газета укучылар белән очраштылар.
-
Чирмешәндә 55 яшүсмер паспортлы булды
14 яше тулган 55 егет һәм кызга Чирмешәндәге яшьләрнең ял итү үзәгендә тантаналы шартларда Россия паспортлары тапшырылды. Гомумән, быел районда андый документка барлыгы 207 яшь райондашыбыз ия булган. Чарадан фоторепортаж: www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/11841-v-cheremshane-vruchili-pasporta-fotoreportazh.html
-
Чирмешән эшмәкәрләре белем алалар
Май аенда Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә старт алган "Бизнес-класс" программасы буенча укулар тәмамлана. Әлеге проектның төп максаты - Татарстанда эшмәкәр булган һәм булырга теләүче кешеләргә булышу, бизнес-мохиттә юнәлеш алырга ярдәм итү. Безнең районга 42 кешене укыту бурычы куела, теләүчеләр аннан да күбрәк булган (44). -"Бизнес-класс" программасы буенча укыту теләүчеләр өчен...
-
Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышлар оештырыла
20 ноябрь көнне Чирмешән лицеенда вакытсыз гомере өзелгән Мирсәет Кәбиров истәлегенә милли көрәш буенча район ярышлары үтәчәк. Көрәшкә 1999 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр кертелә. Ярышларга районыбыз эшмәкәрләре һәм аерым кешеләр дә иганәчелек итә ала. Бу чараны оештыручы һәм баш хөкемдар - Марат Исхаков. Сорауларыгыз туса аңа 8-927-030-05-65 номерына шалтыратырга мөмкин....
-
"Чирмешән гүзәле" конкурсы старт алды
"Чирмешән гүзәле" район бәйгесенең зона турлары Урманасты Үтәмеш, Югары Кәминкә, Иске Элмәле мәдәният йортларында узачак. Аларда җиңү яулаган чибәрләр март аенда финал бәйгесендә очрашачак. Районның иң гүзәл кызы Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан билгеле булачак.