Безнең районда тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районының Кара Чишмә мәдәният йортында ремонт бара
Кара Чишмә мәдәният йортында ремонт бара. Барын да яңарталар, уңайлы, матур итәләр. Бинаның түбәсен чыдам, матур калай белән япканнар, тышкы як ишекне, тәрәзәләрне яңартканнар. Инде эчке якта эшлиләр. Түбән һәм идәннәр, җылылык, электр, су челтәрләре дә алмаштырылачак икән. -Әлеге эшләргә нефтьчеләр биргән 4,6 миллион сум акча тотылачак, - ди Түбән...
-
Чирмешәндәге Михаил Архангел соборын төзекләндерү өчен ярдәм кирәк
Чирмешән авылы үзәгендәге, 1769 елда төзелгән Михаил Архангел соборы бинасында ремонт эшләре бара. Биредә гыйбадәт кылу өчен кирәк-яраклар сатып алынды, электр үткәргечләр яңартылды, идәненә җәяргә такталар бар. Хәзерге вакытта храмның алтарь өлеше төзекләндерелә, монда буяу-агарту эшләре башкарырга кирәк. Ә Михаил Архангел көнендә храмны изгеләндерү йоласы уздыру ниятләнә. Храмны төзекләндерүдәге ярдәмнәре...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Грантка откан трактор - халык файдасына Түбән Кәминкә авыл җирлеге муниципаль берәмлекләр Советы игълан иткән республика бәйгесендә җиңеп чыккан һәм откан грантка трактор сатып алган. -Бу көннәрдә ялгыз яшәүче әби - бабайларның бакчаларын трактор белән сөрәбез, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.- Бу эш өчен акча алмыйбыз. Минераль суны...
-
Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенә керү ансатлаша
Мәрхәмәтлелек атнасында район инвалидлар җәмгыяте бинасына төзүчеләр килде - "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятие"се осталары монда капиталь ремонтка тотынды. Төзүчеләр бинаны тулысынча үзгәртеп ясарга җыена. Биредә су үткәргеч, канализация челтәрләре сузып санузел ясау да планга кертелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә бинага керү ансатлашачак - "Каршылыксыз мохит" программасы буенча пандуслар ясалачак. Осталар...
-
Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар
Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 18 яшь әнигә "Ана капиталына" сертификатлар тапшырдылар. Якташларыбызны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тәбрикләделәр. Сертификат алучылар арасында Чирмешәндә яшәүче Ләйлә Исмәгыйлова да бар иде. -Безнең икенче улыбыз туды. Зур кызыбызның исеме Раяна, улыбызга Илдан исеме куштык, -...
-
Чирмешәндә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә Чирмешәнгә республикабызның барлык районнарыннан җыелган информатика укытучылары бүгенгесе көнне бик актуаль мәсьәлә - балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр. Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алулары турында кызыксынмыйлар да. Ә кызыксынырга...
-
Чирмешәндә сәнгать осталары педагогларны һәм балаларны "Йолдызлык" фестиваленә әзерләделәр
Бу көнне район балалар сәнгать мәктәбенә сәнгатькә битараф булмаган яшь җырчылыр, биючеләр, нәфис сүз осталары агылды гына. Юкка түгел, сәбәбе бар. Чирмешәнгә "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале генераль продюссеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә сәнгать белгечләре килде. -Мин татар халкының милли бәйрәме - Чирмешәндә узган Сабан туена кунак булып...
-
Лашманда мәдрәсә ачылды
Бу мәдрәсә - районда бердәнбер. Ул 1993нче елны ачылган мәчетнең подвал өлешендә урнашкан. Төзелеш эшләрен узган елның март аенда башлаганнар. - Әүвәл 1 метрга якын җир катламын чыгарырга туры килде. Ун КамАЗ туфрак төягәнбездер,- ди мәдрәсә төзелешен башлап йөрүче Рәмил Гыйматдинов. - Бу эшне авылдашыбыз Таһир Мөхетдинов оештырып йөрде, аңа...