Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спортка да вакыт калсын

Быел Чирмешән пляжында волейбол мәйданчыклары ясадылар. Дөрес, моңа кадәр биредә андый мәйдан бар иде инде, хәзер аларның санын сигезгә үк җиткерделәр. Аяк астына йомшак ком җәйгәннәр, һәрбер мәйданда сетка тарттырганнар. Кыскасы, волейбол уйнарга теләүчеләргә менә дигән шартлар бар. Быел оешмалар арасында ярышлар оештырылу да күпләргә ошагандыр. Кызганыч, яшьләр арасында волейбол...

Быел Чирмешән пляжында волейбол мәйданчыклары ясадылар. Дөрес, моңа кадәр биредә андый мәйдан бар иде инде, хәзер аларның санын сигезгә үк җиткерделәр. Аяк астына йомшак ком җәйгәннәр, һәрбер мәйданда сетка тарттырганнар. Кыскасы, волейбол уйнарга теләүчеләргә менә дигән шартлар бар. Быел оешмалар арасында ярышлар оештырылу да күпләргә ошагандыр.

Кызганыч, яшьләр арасында волейбол уйнарга йөрүчеләр барыбер азрак. Әллә вакытлары юк, әллә инде теләкләре шулкадәр генә. Соңгы атналарда без - егетләр, бер команда туплап, Әмиргә волейбол уйнарга йөрибез. "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте андагы яшьләргә мәйданчык ясап биргән. Авыл егетләре бирегә һәр көнне уйнарга килә. Әйтәсем килгән фикерем шул гына: күпме көч куеп ясалган спорт объектлары буш тормасын иде. Спортка да вакыт калсын. Эштән соң, кичке якта, бераз хәрәкәтләнеп, йөгергәләп, сикергәләп алу беркемгә дә комачауламый.
Илшат Хафизуллин.
Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined волейбол мәйданчыклары