Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнгә 83 яшь боксчы килде

Бүген районда бокс буенча республика турниры башланды.

Бәйге Космонавтика көненә һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 100 еллыгына багышлана.

Район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән хәбәр итүләренчә, турнирда ун команда вәкилләре "Чирмешән" универсаль спорт залында көч сынашачак. Яшь спортчылар – малайлар, яшүсмерләр безгә Әлкидән, Бөгелмәдән, Азнакайдан, Лениногорскидан, Нурлаттан, Сарманнан, Яр Чаллыдан, Кама Аланыннан, Казаннан килгәннәр. Иң зур составлы команда – 21 яшь спортчы - Чирмешән районыннан.

Бәйге өч көн дәвам итеп, финал очрашулары 29 апрельдә, шимбә көнне, сәгать 11дә башланачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев