Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә скандинавларча йөрүчеләр фестивале узды

Скандинавларча йөргәндә кеше мускулларының 90 проценты эшкә җигелә икән. Мондый шөгыль шактый чирләрдән дәва, профилактика.

Район ветераннар (пенсионерлар) Советы Чирмешәндә оештырган  “Киттек йөрергә!” (“Пойдем ходит!) скандинавларча йөрү фестиваленә килгән  спорт белгечләре  шулай дип сөйләде. Заманында фин чаңгычылары уйлап тапкан таяклар белән йөрү ысулы районда да шактый популяр икән. “Сабантуй” стадионында оештырылган фестивальдә сиксәнләп якташыбыз, күпчелек олы яшьтәгеләр катнашты.

- Мондый йөрешкә 2004 елда телевизордан күреп кызыккан идем. Үземнең буйга исәпләп, Санкт-Петербургтан таяклар кайтарттым. Санаториягә баргач, ничек дөрес йөрергә икәнлеген өйрәттеләр. Җәен шушы таяклар яки велосипед белән, кышын чаңгыда йөрим. Лашманнан Чирмешән янына кадәр киләм, Зур буа буйларын, Килмәк, Имәнлек урманнарыннан йөреп кайтам, - ди Лашманнан килгән 66 яшьлек Таһир Мөхетдинов. –Йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк, яшь бара бит. Шөкер, мин  бүгенге көнгә кадәр больницаларда яткан кеше түгел. Хатыным Нәфисә да скандинав таяклары белән еш йөри.

Фестивальгә Мөхетдиновлар сыман хәрәкәт яратучы якташларыбыз килгән. Аларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде. Ә район ветераннар Советы рәисе Миләүшә Батыршина барлык авыл җирлекләреннән иң актив ветераннарга скандинав таяклары бүләк итте.

Әлеге чарада Әлмәт шәһәреннән биш кешелек делегация, районнарының ветераннар Советы вәкилләре.  катнашты.  Алар скандинав таякларын ничек сайларга, алар белән ничек итеп дөрес йөрергә кирәклеге аңлатып мастер-класс күрсәттеләр.

- Гадәти йөргәндә кеше мускулларының бер өлеше генә, ә скандинавларча йөргәндә мускулларның 90 проценты эшкә җигелә. Баш, куллар, аяклар - бөтен органнар эшли, - ди Әлмәттән килгән инструктор Әлфәт Нәфисуллин.

Белгечләр атнасына 3 сәгать ярым, сәгатенә 6 километр тизлек белән скандинавларча йөреп кайтырга киңәш итәләр. Бу инсульт, инфаркт һәм башка авыруларны булдырмас өчен файдалы. Халыкны ешрак хәрәкәтләнергә, телевизордан, диваннан аерылырга өндиләр.

Чирмешәндәге фестиваль хакында Самара өлкәсенең Сәләй авылыннан Мария Федорова да ишеткән.

- Мин атнага 2-3 километр шушы рәвешле йөреп кайтам. Үземә файдасын күрәм. Мондагы чара бик ошады, -  ди күршебез.

Ветераннар, фитнес-зарядка ясаганнан соң, күмәкләшеп стадион буенча скандинавларча ике тапкыр әйләнделәр. Елмаеп-көлешеп, сөйләшә-сөйләшә. Бергә булгач, тагын да күңелле шул.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев