Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә «Барыбыз да - стартка» бәйрәме үтте

Чирмешәндә Физкультурачылар көненә багышланган шундый чара узды.

- Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шуңа күрә, әйдәгез, күбрәк хәрәкәт итик, йөгерик, һәркемнең сәламәтлеге нык булсын. Барыгызга да уңышлар телим, диде район яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Ольга Галиева чараны ачу тантанасында, бәйрәмгә килүчеләрне тәбрикләп.

Район инвалидлар җәмгыяте, “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм “Орион” яшьләр үзәге белән берлектә Сабантуй мәйданында оештырылган спорт-күңел ачу чарасына район үзәгеннән һәм авыллардан, хәтта күрше Шентала районыннан да мөмкинлекләре чикле төрле яшьтәге кешеләрне чакырганнар.

- Мондый бәйрәмне ел да үткәрәбез. Быелгысы Бөтенроссия инвалидлар оешмасының 35 еллыгына да багышланды, ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. – Без балаларга да, өлкәннәргә дә игътибарлы булырга тиеш. Алар һәрвакыт безнең янда, бердәмлектә генә бер-беребезгә ярдәм итә алабыз.

Бәйрәмдә өстәл уеннары, эстафеталар, викториналар, хәрәкәтле уеннар, йөгерү буенча узышлар үткәрделәр. Дөрес, өлкән һәм урта буын вәкилләре азрак иде, ә балалар исә, төрле ярышларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты.

Чирмешәннән Айзирәк Габдрахманова бирегә балалары белән килгән. Улы – 30 яшьек Айратның яшьтән үк физик мөмкинлекләре чикле.

- Берничә елдан бирле район инвалидлар җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар оештырган бик күп бәйрәмнәрдә, чараларда катнашабыз, - ди Айзирәк Габдрахманова. – Безнең балалар өчен шулай тырышканнары өчен җәмгыять җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Ярышлардан соң бәйрәм чәй табыннары артында дәвам итте. Әлбәттә, чарага килүчеләр барысы да бүләк белән китте. Оешма җитәкчеләре бәйрәмне оештыру чыгымнарын күтәрешкән игелекле иганәчеләргә рәхмәтле.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев