Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Гуслякова йөзү буенча район рекордын яңартты

Лашман мәктәбендә узган йөзү ярышларында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Гуслякова йөзү буенча район рекордын яңартты, абсолют җиңүче булды. Ул 50 метрлы дистанцияне, аркада йөзеп, 40,67 секундта үтте.

Урта мәктәпләр арасында команда зачетында хуҗалар – Лашман мәктәбе командасы җиңүче булды, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты – икенче, Чирмешән лицее укучылары өченче урында. Төп мәктәпләр арасында Түбән Кәминкә укучылары беренче, Иске Котыш мәктәбе командасы – икенчедә.

- Күп еллардан бирле үткәрелүче йөзү буенча ярышларда катнашучыларның географиясе киңәю, укучылар саны арту куанычлы, тик күрсәткечләре – йөзү осталыклары гына елдан ел начарая, – диде ярышларның баш хөкемдары Фаиз Билалов. – Элек укучылар арасында 2-3 спорт разряды күрсәтүче укучылар күп иде, хәзер үсмерләр спорт разрядын буйсындыручыларга да бик шат булабыз.

Бәйгедә 11 мәктәптән 85 укучы катнашты. 18 дистанциядә осталыкларын күрсәткән мәктәпләрнең сигезесенең укучылары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Бүген ирекле, аркада һәм брасс стильләре буенча йөзүдә осталыкларын күрсәттеләр.

 

фото Гөлсирә Нурисламова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев