Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннәр Теләчедә ни бүлгән?

Кунак булсаң, тыйнак бул, ди дә безнең халык. Тик узган атнада Теләчегә барган чирмешәнлеләр бу гыйбарәне онытып, хуҗаларга ук каршы чыкканнар. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасында көч сынашучы район командасы (капитаны Марат Әһлиуллин) волейбол буенча өченче? призлы урын яулап кайтты. Моңа ирешү өчен чирмешәнлеләргә финалда хуҗалар - Теләче командасы...

Кунак булсаң, тыйнак бул, ди дә безнең халык. Тик узган атнада Теләчегә барган чирмешәнлеләр бу гыйбарәне онытып, хуҗаларга ук каршы чыкканнар.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасында көч сынашучы район командасы (капитаны Марат Әһлиуллин) волейбол буенча өченче? призлы урын яулап кайтты. Моңа ирешү өчен чирмешәнлеләргә финалда хуҗалар - Теләче командасы белән бил алышырга туры килгән. Нәтиҗәдә, җиңү бәхете безнең волейболчыларга елмая.
Әлеге ярышларда авыл районнарыннан 13 команда катнашкан. Җиңүче кубогын Чүпрәле районы командасы алып китә, югарыосланлылар - икенче. Оештыручылар безнең командадан иң оста уенчы дип, район мәгариф бүлегеннән Флера Рәхимҗанованы да бүләкләгәннәр.
Район һәм авыл җирлекләре советлары, башкарма комитетлары хезмәткәрләре, башка дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр катнаша торган спартакиада кысаларында башка төрле ярышлар да байтак әле. Спортчыларыбызның бик тиздән бадминтон, мини-футбол буенча көч сынашасы бар. Декабрьдә өстәл теннисы, йөзү, шахмат, йөгерү эстафетасы бәйгеләре үтәчәк. Киләчәктә ничек булыр, чаңгыда узышу һәм волейбол нәтиҗәләре буенча безнең команда әлегә икенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Теләче районы