Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр чемпионлыкны кулдан ычкындырды

    Татарстан республикасының хоккей буенча беренчелегенең Мамадышта узган финал уеннарында чирмешәнлеләр хуҗаларга 5:3 исәбе белән оттырып кайтты. Якташларыбыз - көмеш медаль иясе. Моңа кадәр, серияләр буенча, исәп 1:1 иде. Якшәмбе көнне үткән уенда исә бәхет мамадышлыларга елмайды. Шулай итеп, алар безнең "Корыч ябалаклар"ны ике тапкыр җиңүгә иреште. Командабыз уенчысы Руслан Маковей...

    Татарстан республикасының хоккей буенча беренчелегенең Мамадышта узган финал уеннарында чирмешәнлеләр хуҗаларга 5:3 исәбе белән оттырып кайтты. Якташларыбыз - көмеш медаль иясе.

    Моңа кадәр, серияләр буенча, исәп 1:1 иде. Якшәмбе көнне үткән уенда исә бәхет мамадышлыларга елмайды. Шулай итеп, алар безнең "Корыч ябалаклар"ны ике тапкыр җиңүгә иреште. Командабыз уенчысы Руслан Маковей беренчелекнең "Иң оста һөҗүмчесе" дип танылган.
    Кызык, Татарстан Кубогы өчен барган ярышлар финалына да шул ике команда чыккан. Моңа кадәр башкаларга әле бер тапкыр да оттырмаган көндәшләр 9 апрель көнне Чирмешән бозында очрашачак. Анда ничек тә отасы иде. Беренче булу дәрәҗәлерәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: