Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган турнирда кызып китүчеләрне “бисмилла” белән тынычландырдылар

“Мөшбикә” мәчете призларына Чирмешәндә узган районара турнирда Керкәле авылыннан 53 яшьлек Илшат Гатинга “Уен ветераны” дигән Диплом һәм яхшы бүләк тапшырдылар. ”Чирмешән” командасының моңа ия булган әлеге сакчы-хоккейчысы якташларыбызның бу бәйгедә җиңүенә дә үзеннән зур өлеш кертте.

Турнирны дога кылып башладылар. Чирмешән, Әлмәт, Азнакай, Кукмара, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәр һәм районнары катнашкан әлеге ярышта нигездә мөселман яшьләре ярышты. Дөрес, башкаларга да чикләүләр булмады, бозда башка диндәге егетләр дә тирләп-пешеп алка кудылар.

Түбән Камадан килгән бер хоккейчы белән ял арасында сөйләшеп киттек. Үзебезнең якташ булып чыкты - Рөстәм  Сөнгатов. Әтисе Фаяз  Утыз Имән авылыннан икән.

-Миңа 25 яшь, хоккейны 5 яшьтән уйныйм. Хәзер командабыздагы 13 уенчының 3 се  – намазда, дин спортка комачауламый,  - ди Рөстәм.

-Хоккей бик хисле, “жесткий” уен бит, кызып китүләр, сүгенү, сугышу, ә диндә бу тыела, – дим кунакка.

-Без сүгенмибез, мөселман яшьләре катнашындагы кайбер уеннарда моның өчен штраф та каралган, бүген андый очрак булмады бугай. Хисләрне тыярга, дус-тату уйнарга тырышабыз. Без монда бер-беребезне күптән беләбез инде.

-Әтиеңнең туган ягында ничек каршы алдылар?

-Шәп, мишәрләр кунак итә беләләр бит инде алар. Килүгә чәй эчерделәр, ашаттылар. Рәхмәт, тагын нәрсә кирәк инде?!

Тик бозда, тәүге уенда ук безнең район командасы  егетләре “кунакчыл” булмауларын да күрсәттеләр. Алар әүвәл Әлмәт командасын 7:2 исәбе белән җиңүгә ирештеләр, аннан азнакайлыларны 7:0 белән үк оттылар. Калган уеннарның нәтиҗәләре болай:  Әлмәт – Азнакай: 10:0;  Түбән Кама – Яр Чаллы; 1:7; Кукмара – Яр Чаллы: 2:7; Кукмара – Түбән Кама: 4:1. Финалда өченче урын өчен уйнаган әлмәтлеләр кукмаралыларны оттылар. Ә төп Кубок өчен Чирмешән һәм Яр Чаллы командалары көч сынашты. Икесе дә көчле командалар, исәптәге  аерма да - шуңа дәлил. Әүвәл якташларыбыз кунаклар капкасына ике алка кертте. Аннан чаллылылар бер гол белән җавап бирделәр. Чыннан да көрәш киеренке булды, уен тәмалануны белдергән сирена яңгырагач,  тамашачылар да җиңел сулап куйды. Чирмешән командасы - җиңүче. Хәлиткеч уенда бездән алкаларны Илнур Шәфыйков һәм Эдгар Кузин керттеләр.

Оештыручылар - район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, Чирмешән мәчетләре имамнары Рамил һәм Рафаэль хәзрәтләр  җиңүчеләргә иганәчеләрнең бүләкләрен тапшырдылар. Алда язганымча, әүвәл ветеранны - Илшат Гатинны бүләкләделәр.

-Боз сараена атнасына ике тапкыр, кич белән Керкәледән килеп йөрим, бер якка 25 километр, - ди әлеге эшмәкәр.

-Иренмисез?

-Иң мөһиме, туктатмаска,  бер-ике көн күнегүләрне калдырдыңмы – аннан үзеңне күтәреп китү ансат түгел. Бер килгәч, уйнагач, рәхәт инде.

-Хоккейның сәламәтлеккә файдасын тоясызмы?

-Кызуырак атлап йөргәндә дә тын алу үзен сиздерә иде. Хәзер менә шунда үзеңнән шактый яшь егетләр белән чабып йөрерлек булгач яхшы инде. Монда без алышынабыз, команда тулы, ә күнегүләр вакытында кешеләр азрак булса, озаграк та уйнарга туры килә.

-Командада иң олысы сезме?

-Юк, 55 яшьлек иптәшебез, капкачы Челно-Вершиныдан ук килеп йөри. Безнең халык Боз сараена йөрми диярлек, аптырый торган. Булмаса, зарланырлар иде әле. Әнә бүген хәтта тамашачылар да бик аз. Ә бүләккә исә мин шат, рәхмәт.

Бәйге чыгымнарын күтәргән, Себердә яшәүче якташларыбыз, “Мөшбикә” мәчетен төзеткән  эшкуарлар – Әмир егетләре Фазыл һәм Миндар Әъләмовлар бүләкләрне кызганмаган. Җиңүче Чирмешән командасы - микродулкынлы мич иясе. Икенче урын алучыларга, чаллылыларга -  мультиварка, өченчеләргә, әлмәтлеләргә кофе кайнаткыч бирделәр. Иң яхшы уенчыларга дигән бүләкләр дә бар. Кукмарадан Илнур Ганиев – “Иң яхшы капитан”, Чирмешәннән Алексей Лонский - “Иң яхшы капкачы”, Эдгар Кузин - “ Иң яхшы уенчы”,  Чаллыдан Адель Авзалов - “Иң яхшы һөҗүмче”,  Кукмарадан Наил  Шамбазов “Иң яхшы  сакчы” дип танылдылар. Чирмешәннән Риф Зариповны “Хоккей үсешенә керткән өлеше өчен “ бүләкләделәр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә "Мөшбикә" мәчете бүләкләренә хоккей турниры узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев