Чирмешәндә спорт ярышлары ешая
Спорт

Чирмешәндә спорт ярышлары ешая

Март аеның соңгы ике атнасында районда берничә зур спорт чарасы узачак.

16 мартта универсаль спорт залында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә оештырылучы ачык турнирда  8 районнан вәкилләр катнашуы көтелә.

17 мартта физкультура – сәламәтләндерү комплексында предприятие, оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары арасында  булачак спартакиадада район спортчылары алты спорт төре буенча көч сынашачак.

21- 24 мартта районда билбау көрәше буенча республика беренчелеге үтәргә тиеш. Анда 2002 – 2004 нче елларда туган егетләр һәм кызлар җыела. Башка районнар командалары да чакырулы.

28-31 мартта Чирмешән боксчыларны кабул итәргә җыена. Космонавтика көненә багышланган бишенче республика турнирында төрле яшьтәге спортчылар сынау тотачак.

фото архивтан

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев