Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән укучыларына танылган хоккейчы бүләкләр җибәргән

Кадетлар мәктәп-интернаты һәм Югары Кәминкә мәктәбе мәктәп укучылары спартакиадасы җиңүчеләре дип танылдылар.

Уку елы дәвамында барган ярышлар берничә спорт төре: йөгерү, баскетбол, шахмат, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон буенча узган.

-Әле бер команда, әле икенчесе алга чыкты. Кемдер чаңгы ярышларында җиңсә, башкалар шахматта оттылар, өченчеләре бадминтонда көчлерәк булды, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. - Шул ук вакытта укучылар арасында, берничә спорт төрендә югары күрсәткечләргә ирешкән, бик тә сәләтлеләр ачыкланды.

Май азагында район үзәгендәге стадионда спартакиада кысаларында җиңел атлетика буенча узган ярышларда 25 мәктәптән 160 укучы катнашкан. Шул ук көнне биредә спартакиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган.

Аларга мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм спартакиаданың спонсорыннан, танылган хоккейчы, “Ак барс” командасы капкачысы Тимур Билялов исеменнән кубоклар тапшырганнар.

Сүз уңаеннан, спартакиадада Ульяновка һәм Түбән Кәминкә мәктәпләре - икенче, 1нче  Чирмешән һәм Утыз Имән мәктәпләре командалары – өченче урында.  

 

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X