Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән шахматчыларын шоколад белән сыйладылар

Чирмешәндә узган шахмат турнирын оештыручылар җиңүчеләргә бүләккә шоколадларга кадәр әзерләгән. Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган бәйгедә унбишләп яшь шахматчы катнашты.

“Орион” яшьләр үзәге оештырган бәйгегә 1 нче Чирмешән мәктәбеннән   Евгений Перцев та килгән. 7 сыйныф укучысы  әлеге спорт төре белән  дүртенче елын шөгыльләнә. Остазы әйтүенчә, өметле шахматчы.

-Бик яхшы уен. Монда түземлек, сабырлык кирәк, - ди Женя.

Чирмешән лицееннан Илүсә Шәрифуллина да  уенда көндәшләре өчен “каты чикләвек”: бәйгеләрдә гел алдынгы урыннар ала, бүгенге уенда да үз тиңнәре арасында җиңүче булды.

-Өйдә әтием, сеңелем Азалия белән уйныйбыз. Шахмат башны эшләтә торган уен, математиканы яхшы белергә кирәк. Ферзьне оттырырга ярамый, - ди ул.

Женя да, Илүсә дә - Шамил Сөнчәләев шәкертләре. Ул оештырган түгәрәктә район үзәгеннән 15ләп бала шөгыльләнә икән. Гомумән, “Орион”да  узган турнирда шушы малайлар, кызлар көч сынашты. Җиңүчеләргә, шоколадтан тыш, медальләр, грамоталар, истәлек бүләкләре әзерләнгән.  Үз яшьтәшләре арасында беренчелеккә Искәндәр Мөхәммәтшин, Илүсә Шәрифуллина, Данияр Моксинов (лицей), Виктория Зыкина (2 нче Чирмешән мәктәбе) ия булдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев