Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районыннан боксчы кыз медаль яулаган

Ольга бокс буенча беренче урында Ивашкино кызы Ольга Андреева бокс буенча ярышларда үз авырлык категориясендә беренче урынга лаек булган. Алабугада район башлыгы призларына бокс буенча турнир инде ундүртенче тапкыр үткәрелә. Быел анда безнең район командасы да катнашкан. Ольга кызлар арасында призлы урын яуласа, Роман Степченко - өченче баскычта. Директорлар футболны...

Ольга бокс буенча беренче урында

Ивашкино кызы Ольга Андреева бокс буенча ярышларда үз авырлык категориясендә беренче урынга лаек булган.
Алабугада район башлыгы призларына бокс буенча турнир инде ундүртенче тапкыр үткәрелә. Быел анда безнең район командасы да катнашкан. Ольга кызлар арасында призлы урын яуласа, Роман Степченко - өченче баскычта.
Директорлар футболны яхшы уйный
Мәктәп директорлары командасы мини-футбол буенча зона ярышларында беренче урынга чыккан.
Педагогик хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында Чистайда узган ярышларда сигез команда катнашкан. Безнекеләр, көндәшләрен җиңеп, финалга үткән.
(архив фотосы)
Электрчылар бәйрәм оештырган
Район электр челтәрләре хезмәткәрләре Чирмешәндәге стадионда спорт бәйрәме оештырганнар, коллектив белән чыгып, футбол уйнаганнар. Саф һавада кайнар чәй һәм шашлык белән сыйланырга да өлгергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спорт Ивашкино авылы. бокс