Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән чемпионнары ачыкланды (+ФОТО)

Район башлыгы призына узучы волейбол ярышларының ир-егетләр арасында җиңүчесе дип яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге танылды. Бу бәйгедә кырыклап команда көч сынашты. Финалда Бәркәтә һәм Яңа Кади авыл җирлекләре, Электр челтәрләре, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге волейболчылары уйнады. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә шушы дүрт команда Чирмешән лицее спорт...

Район башлыгы призына узучы волейбол ярышларының ир-егетләр арасында җиңүчесе дип яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге танылды. Бу бәйгедә кырыклап команда көч сынашты.

Финалда Бәркәтә һәм Яңа Кади авыл җирлекләре, Электр челтәрләре, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге волейболчылары уйнады. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә шушы дүрт команда Чирмешән лицее спорт залында үзара очрашып, барлыгы җиде уен үткәрделәр.
Алар түбәндәгечә тәмамланды:
Яңа Кади авыл җирлеге - Электр челтәрләре: 2:1
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге - Бәркәтә авыл җирлеге: 2:0
Электр челтәрләре - Бәркәтә авыл җирлеге: 2:0
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге- Бәркәтә авыл җирлеге: 2:0
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге - Яңа Кади авыл җирлеге: 2:0
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге - Электр челтәрләре:2:0
Бәркәтә авыл җирлеге - Яңа Кади авыл җирлеге: 2:1
Нәтиҗәдә, бәйгенең төп призын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге волейболчылары яулап алды. Икенче урынга утызимәнлеләр чыкты, район электрчылары өченче урын иясе. Җиңүчеләргә Кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Хатын-кызлар арасында хәлиткеч уеннар 8 март көнне узарга тиеш.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан волейбол буенча бәйге