Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә өч тапкыр егылды һәм медальсез калды!

Милан шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында татар кызы Алинә Заһитова бишенче урын гына яулады. Финал чыгышы өлешендә ул рәттән өч тапкыр егылды, ә ахырдан бөтенләй елап җибәрде. Шунысы игътибарга лаек, Олимпия уеннары чемпионкасына чыгышы дәвамында зал алкышлап көч-куәт биреп торды. Боздан чыгуга аны тренеры кочаклап алды. Алинәнең тренерларының...

Милан шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында татар кызы Алинә Заһитова бишенче урын гына яулады. Финал чыгышы өлешендә ул рәттән өч тапкыр егылды, ә ахырдан бөтенләй елап җибәрде.

Шунысы игътибарга лаек, Олимпия уеннары чемпионкасына чыгышы дәвамында зал алкышлап көч-куәт биреп торды. Боздан чыгуга аны тренеры кочаклап алды.
Алинәнең тренерларының берсе Даниил Глейхенгауз спортчының җанатарлары алдында гафу үтенде.
-Җиңелүдән соң Алинә тагын да көчлерәк булачак. Нинди булса да бу тәҗрибә бит! Алинәгә ни бары 15 яшь икәнен дә онытмаска кирәк, - диде ул.
Җиңелүләрсез җиңү булмый! Алинәгә төшенкелеккә бишешмичә, тагын яңа үрләр яулавын телибез!
http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-yaңalyiklar/alin-ch-tapkyr-egyldy-m-medalsez-kaldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Алинә Заһитова