Үзгәрешләр күз алдында
Халыкның яшәеше - көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру - авыл җирлекләре Советларының төп бурычларыннан берсе. Бүген Югары Кәминкә авыл җирлеге территориясендә урнашкан өч авылда да (Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр) төп социаль проблемалар хәл ителгән дип була. Авылларны район үзәге белән асфальт юллар тоташтыра. Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларының барлык...
Халыкның яшәеше - көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру - авыл җирлекләре Советларының төп бурычларыннан берсе.
Бүген Югары Кәминкә авыл җирлеге территориясендә урнашкан өч авылда да (Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр) төп социаль проблемалар хәл ителгән дип була. Авылларны район үзәге белән асфальт юллар тоташтыра. Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларының барлык урамнарына да, җиде километр арада, асфальт түшәлгән.
2010нчы елны ике авылда да, барлыгы 12 километр арада, су үткәргечләр яңартылды. Дөрес, Кызыл Ярда да су торбалары нык искерде. Су линиясен яңартуда хөкүмәтебез ярдәм күрсәткән очракта да, халыктан акча җыярга туры киләчәк. Поселокта күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яши, шуңа да бу эшне тиз арада, ансат кына башкарырга мөмкинлек юк.
Авылларда чишмәләрне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә.
Бу эштә безгә дә нефтьчеләр сизелерлек ярдәм күрсәттеләр. Керкәледә - "Елховнефть", ә Югары Кәминкәдә "Ямашнефть" идарәләре чишмәләребезне чистартып, әйләнә - тирәсен матурладылар.
Республика программасы нигезендә, Югары Кәминкә территориясендәге буаны ремонтлау өчен 13 миллион сум акча бирү каралган. 2011-нче елны биредә 300 мең сумлык эш башкарылды да. Быел да монда төзекләндерү дәвам итәчәк.
Мәктәпсез авылның киләчәге юк. Кызганычка каршы, оптимальләштерү нәтиҗәсендә җирлектәге бердәнбер мәктәп төп мәктәп булып калды. Биредә 72 бала белем ала. Кызыл Яр поселогыннан дүрт баланы мәктәп автобусы йөртә. Гомумән алганда, бүген безнең җирлектә 667 кеше гомер итә. Башка авыллардагы кебек үк, бездә дә халык саны артмый. 2011нче елны җирлектә алты кеше вафат булды, дүрт сабый дөньяга килде.
"Карлыгач" балалар бакчасында 22 бала тәрбияләнә. Соңгы ике елда балалар бакчасы якташыбыз - "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең бухгалтер исәбе һәм хисап идарәсе җитәкчесе - баш бухгалтер Искәндәр Гарифуллин ярдәме белән яңа төс алды. Бакча бинасының түбәсе яңартылды, тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылды. Стеналары җылытылып, сайдинг белән тышланды. Канализация кертелде, җылы су линиясе ясалды. Балалар мәйданчыгы да куелды.
Искәндәр Мингата улы безгә гел булышып тора, рәхмәт. Якташыбыз юлларга асфальт түшәүдә, буаны ремонтлауда да ярдәм күрсәтте.
Безнең җирлектә урнашкан авылларда да эш табу проблемасы актуаль булып тора. Ләкин халык тик тормый.
Бүген күпчелек терлек асрый. Җирлектә шәхси хуҗалыкларда 419 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 30 башка кадәр мал асраучы гаиләләр бар. Федераль һәм республика максатчан программаларыннан да нәтиҗәле файдаланабыз. Узган елны үз эшеңне булдыруга юнәлдерелгән дәүләт программасы буенча, район мәшгульлек үзәгеннән бирелгән ярдәм хисабына, җиде кеше терлек сатып алды. 26 кеше шәхси - ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче өстенлекле кредиттан файдаланды, 4 миллион 725 мең сумга терлек сатып алды, авыл хуҗалыгы биналары төзеде.
Әле бүген дә бездә күп гаиләләр суган үстерү белән мәшгуль. Әмма аны сату үзе бер проблема. Хәзер суган җыючылар, өйдән килеп алучылар юк. Җитештерүчеләргә үз продукцияләрен үзләре сату юлларын табарга туры килә.
Шулай да халыкның икътисадый хәле начар дип булмый. Җирлек буенча бүген 69 җиңел машина, дүрт трактор һәм дүрт йөк машинасы бар. 2010-2011нче елларда дүрт гаилә яңа йортлар төзеп керделәр. Бүген дә авылда өй төзүчеләр бар. Күп кеше өйләрен заманча ремонтлап, яңа төс кертәләр. Авылларыбыз үзгәрә, матурая бара. Шулай да чисталыкка игьтибарны көчәйтергә кирәк. Көнкүреш калдыкларын туплау урыны билгеләнгән булса да, кайберәүләр чүп - чарны урамнарга, тыкрыкларга ташлыйлар. Ел саен диярлек 15-20 кешегә карата санитария таләпләрен үтәмәгән өчен административ беркетмә төзергә, гаеплеләрне штрафка тартырга туры килә.
Җирле үзидарә реформасы башланганнан бирле күп проблемалар хәл ителде. Чишелмәгән мәсьәләләр әле дә бар, аларны тормышка ашыру өчен дәүләт ярдәме дә кирәк.
Кирам Гыйләҗев,
Югары Кәминкә
авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев