Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән муниципаль район Советы сессиясендә катнашып, районда аеруча сөтчелек тармагында эшне яхшырту кирәклегенә ишарә ясады

    Муниципаль район Советының кырык дүртенче сессиясендә үз эшебезгә бәя алдык, күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкинлекләрне барладык. Бу юлы да терлекчелек тармагындагы хәл белән мактанып булмады, аеруча сөтчелектә артта калабыз. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

    Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин 2018 елда районны социаль-икътисади үстерү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында отчет докладында бик күп саннарны һәм мәгълүматларны атап үтте.

    -Узган елда районда социаль-икътисади һәм сәяси хәл тотрыклы булды, халыкка тиешле тормыш шартлары тудырылды, социаль яклау, җәмәгать иминлеге һәм хокук тәртибе тәэмин ителде, - диде ул. -Аеруча нефтьчеләр көче белән, 2017 елдагыдан 23 процентка күбрәк, ягъни 13,4 миллиард сумлык промышленность продукциясе җитештерелде.

    2018 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади үстерү рейтингында районыбыз алдынгылар рәтендә, 11 нче урында.

    Район икътисадында, докладчы әйтеп узганча, “Казылма байлыклар табу” тармагы төп урынны алып тора, әлеге тармакта 400 дән күбрәк райондашыбыз хезмәт куя, халык мәшгульлегеннән тыш, тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә, районда төрле программаларны үтәргә булыша. 2018 елда районда 2017 дәгедән 42 процентка күбрәк, ягъни 2,8 миллион тонна нефть чыгарылды, бер кешегә бүлеп исәпләгәндә бу күрсәткеч 149 тонна.

    Районда 331 шәхси эшмәкәр һәм икътисади актив 73 берәмлек кече һәм урта предприятие теркәлгән, аларда 900 ләп кеше эшли. Үсемлекчелектә күрсәткечләребез беркадәр яхшырса да, терлекчелек тармагында алар тыйнаграк әле. Авыл хуҗалыгын үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 140 миллион сумнан артык субсидия бирелде.

    -Терлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруда “Ильхан” җәмгыятенең Югары Кәминкәдә 1000 сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеше буенча инвестиция проекты уңай мисал була ала, - диде докладчы. –Бүген анда 627 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 345 савым сыеры бар, алардан “Данон” фирмасына көн саен уртача 6,5 тонна, бер сыерга 18,4 килограмм, сөт озатыла. Бер ел эчендә “Ильхан” 43,4 миллион сумга 1736 тонна сөт сатты.

    Район Советының кырык дүртенче сессиясе - утырышы башланыр алдыннан кунакларга районның авыл җирлекләре көче белән оештырылган күргәзмәне дә күрсәттеләр, ә сессия азагында дистәгә якын якташыбызга дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар.

    Район башлыгы төзелеш, социаль хезмәт, медицина, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы эш торышын, демографик хәлне, башкаларны да анализлады, казанышларыбызны телгә алды, бурычларыбызны бәян итте.

    Татарстан Республикасы  Премьер-министры  вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, сессия эшендә  катнашып, Чирмешән районының  республика муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади рейтингында 2018 ел  нәтиҗәләре буенча 11нче урында булуын, 2017 елдагыдан биш позициягә  үк  яхшыруын мактап узды. Мини-фермалар, кулланучылар кооперативлары төзү буенча да алга китеш бар. Шул ук вакытта районның  агропромышленность комплексында күрсәткечләр  бик тыйнак: сөт саву күләме, бер сыерга уртача савым күрсәткечләре буенча чирмешәнлеләр республикада иң  арттагылар рәтендә. Дәүләт программаларында активрак катнашырга, урта һәм кече бизнесны тагын да тизрәк үстерергә, бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләрен яхшыртырга кирәк. Торак төзелеше темпы да түбән әле, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү сорала.

    Демографик хәл буенча район республикада 25 нче урында, халык саны ел саен стабиль кими.

    -Сезнең, Рөстәм Камилевич, һәм сессиядә чыгыш ясаган башкаларның да фикерләрен искә алырбыз, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бүгенге чара ахырында. –Аларны сессия карарына да кертәбез.

    ********

    Рөстәм Нигъмәтуллин районның Сосновка авылында төзелгән яңа башлангыч мәктәпне ачу тантанасында да катнашты.

    Реклама

    15 укучыга исәпләнгән әлеге мәктәп 55 йортлы, 150 кеше яшәүче, 90 елын тутырган авылга  - зур бүләк. Биредә элеккеге агач мәктәп 50 ел элек төзелгән булган.

    -Дәүләт үз ягыннан тиешне эшләде, калганы сездән тора, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бүгенге тантанага килүчеләрне котлап.

    Рөстәм Нигъмәтуллин да теләкләрен ирештерде: -Әти-әниләргә теләгем бер  генә – мәктәп буш тормасын иде, - диде.

    Бер катлы җыйнак кына бинада уку кабинетларына, ашханәгә генә түгел, зур спорт залына да урын табылган, бәдрәф тә эчке якта. Биредә балалар бакчасы да бар дип була – бер кабинетны – бүлмәне шуңа җиһазлаганнар.

    Ульяновка урта мәктәбенең филиалы саналучы бу мәктәптә Людмила Прокопьева белем бирә.

    -Яңа бина бик матур, якты, җылы, - ди 32 ел стажлы укытучы. -Монда бу атнада ук күченәчәкбез.

    Сосновканың күркенә әверелгән бу мәктәпне төзүчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшырдылар, республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр.

    ********

    Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты янкормасы төзелешен дә бәяләде, аны ачуда катнашты.

    Мәгълүм булганча, әлеге, 63 миллион сумлап акча кулланылган янкорма төзелешенең инициаторы Нуриман Сваровский. Шушы уку йортында белем алган якташыбыз, хәрби училищеда офицерлыкка укып, бүген Мәскәүдә эшли, ул башкаладагы үзәк административ округ префекты киңәшчесе.

    Ерак юлны якын итеп, Нариман бүгенге тантанага да кайта алган.

    -Мин барысын да чын күңелдән, сезнең өчен эшләдем, - диде ул. -Минем үтенечемне игътибарсыз калдырмаган, булышкан, чара күргән республика Президентына, район җитәкчесенә бик зур рәхмәт.

    Яңа объект-янкормада кадетлар хыялланганнарның барысы да – спорт залы, ашханә, уку кабинетлары да бар, хәтта душ та ясаганнар.

    Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

    Күбрәк фото: Сосновкада - мәктәп, Чирмешәндә кадетлар мәктәбенең янкормасы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ) 

    Чирмешән районында - отчет сессиясе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: